ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга
Безнең районнан тәкъдим ителгән "Геройлар паркы" проекты лауреатлар исемлегендә! Конкурс шарты буенча әлеге проектны тормышка ашыру өчен районга 580 мең сум күләмендә грант биреләчәк. 

"Хузангай" кооперативы кырларыннан халыкка бушлай салам җибәрелә

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданнарда игеннәр өлгерде. Район игенчеләре алдында 32400 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Иске Чаллы авыоында яшәүче 1933 елгы Роза апа Кәлимуллина тиздән яңа өйгә күчәргә җыена. Аңа бик матур, иркен бу өйне дәүләт программасында төзегәннәр. Инде уты, суы булган өйне газга тоташтырасы гына калган. “Бу көннәрдә бакчасын да яңа рәшәткәлек белән тотып алачакбыз”,– диделәр безгә Иске Чаллы җирлек советында.
Район ветеринария берләшмәсе табиблары Чаллы һәм Карга комплексларында асралучы терлекләрне туберкулез чиренә тикшерәләр.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре хезмәт ветераннары Хәлиуллина Сөембикә, Борисова Мария Хәйруллина Гөлҗиһан апаларны шефлыкка алганнар.

Иске Матак клубында эшләүчеләр нәни авылдашлары өчен күңелле мәйданчык оештырганнар.

Үзешчәннәр балалар белән төрле конкурс-викториналар үткәргәннәр. уеннар оештырганнар.

Дүрт балалы Светлана һәм Вячеслав Осиповлар авылда яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту программасыннан файдаланганнар. Яшьләр Олег һәм Виктор Сардюковлар өйләрен әлегә үз көчләренә таянып төзиләр. Родинов Вячилав та бик матур, зур өен үз акчасына сала. Шунысын әйтергә кирәк: ул әлегә өйләнмәгән, әмма инде булачак гаиләсе турында  кайгыртуны кирәк дип саный.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Ел башыннан биш айда район сәүдә нокталарында 85746 литр алкогольле продукция сатылган.
Гадәттә авылларга  яңа юл төзелүгә халык ясалма сикертмә сорый башлый. Таба кебек шома юлдан автомобильдә югары тизлек белән йөрүчеләр күбәя шул. Әмма ясалма сикертмәлекне аерым очракларда, әйтик балалар күп йөри торган урыннарда гына эшләп була. Бу инде өстәмә финанс чыгымнарга да бәйле. Иске Кората халкы бу яктан актив булды – алар юл төзелеше барышында ук башлангыч мәктәп һәм мәдәният йорты янына ясалма сикертмә эшләүне сораганнар. Юл төзүчеләр, аларның гозерен үтәп яңа асфальтка сикертмәләр дә ясап киткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International