ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Район басуларында 5788 гектарда көзге бодай теземнәргә салынды. Шуның 2793 гектары суктырылды, 6500 тонна яңа уңыш алынды. Бер гектардан уртача уңыш 23 центнер тәшкил итә.
Республикада үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында безнең район тәкъдим иткән бер проект лауреат исеменә лаек булды. Әлеге проект белән якыннанрак танышыйк әле.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Билбаулы көрәш буенча 1997-99 елларда туган үсмерләр арасында республика беренчелегендә безнең кызлар уңышлы чыгыш ясады.
Узган атна дәвамында район эчке эшләр бүлегенә төрле вакыйга-хәлләр турында 46 хәбәр кергән.
Татарстанда “Безнең Республика. Горурланабыз һәм яратабыз” дигән фоторәсемнәр конкурсы башланды.

Күпчелек ризалыгын белдерде

Үткән якшәмбедә районда үзара салым салу мәсьәләсе буенча җирле референдум булды. Анда исемлеккә кертелгән 14080 кешенең 77 проценты катнашты.

Авылда бүген эшнең бик кызу чагы. Кырда өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга, малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга кирәк. Болар белән беррәттән механизаторлар алдында тагын бер мөһим бурыч тора, ул – көзге чәчү өчен җир әзерләү. Әлеге агрочараны башкару буенча районыбыз республикада алдынгылар рәтендә.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Ял сәгатьләрен, буш вакытларын төрле шөгыльләргә багышлаган кешеләр күп арабызда. Алар вакытны бушка үткәрми, ә бәлки күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, бик матур әйберләр иҗат итәләр. 
Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятенең пенсия тупланмаларын формалаштыру өлешендә иминиятләштерүчене сайлау тәртибе үзгәртелде.

18
июль, 2014 ел
җомга
"Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Хәмитов Фәнис мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында асралучы терлекләргә, каз һәм бройлер чебиләргә ашату өчен печән, бөртек фуражы кирәккәндә беркайчан бормый. Шулай ук кирәк чакта акча белән дә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International