ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Районыбыз игенчеләре 40 мең гектардан артык мәйданда сабан культураларын чәчтеләр. Тагын 9 мең гектарга якын басуда чәчү эшләре башкарасы калды. “Кызыл Шәрык-Агро” отрядлары бөртекле культуралар чәчүне төгәлләделәр. Хәзер биредә көнбагыш һәм терлек азыгы өчен кукуруз, рапс чәчү бара.

 


13
май, 2014 ел
сишәмбе
Районда язгы чәчү эшләре 50 мең гектарга якын мәйданда башкарылырга тиеш булса, бүген шуның 38 мең гектардан артыгында чәчү үткәрелде. Бу планга карата 76 процент дигән сүз.
Капиталь төзелеш бүлегендә инженер-сметчик булып эшләүче Людмила Желтухина Базарлы Матак үзәгендәге паркка төрле матур агачлар һәм куаклар утыртты.
Соңгы 10 көндә район юлларында 6 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның өчесендә зыян күргән 5 кеше медицина ярдәме сорап табибларга мөрәҗәгать иткән.
“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы (Хлебодаровка, Карга, Салман, Тахтала, Ташбилге, Иске Матак отрядлары) һәм “Көнчыгыш Әлки” филиалы (Камка, Үргәгар, Алпар, Чаллы отрядлары) бу көннәрдә кырларда чүп үләннәргә каршы химик эшкәртү үткәрәләр.
Күп авылларда маллар чират буенча көтелә. Көтүгә кагылышлы мәсьәләләрне халык авыл җыеннарында бергәләп хәл итә.

Одушкина Светлана Викторовна районның баш табибы итеп билгеләнде.

Моңа кадәр ул баш табиб урынбасары булып эшләгән иде. Әнәс Әһлиулла улы Яруллин, лаеклы ялга китүе сәбәпле, районның баш табибы вазыйфаларыннан азат ителде.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
Балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көненә багышланган “Сугыш көйдергән юллар” дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде.
Муниципаль район башлыгы карары белән хезмәт ветераннары Әхәт Әсәдуллинга, Минвәгыйзь Сафинга һәм Рәйсә Хәбибуллинага Әлки районының мактаулы гражданины дигән исем бирелде. Шулай итеп, хәзер, бу исемне 23 әлкиле йөртә.
Без, “Әлки хәбәрләре” редакциясе хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмен каршылап, бинабыз каршындагы бакчага күп итеп чәчәкләр утырттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International