ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе
Әлки киноучреждениесе халыкның ял сәгатьләрен оештыруга автокино дигән бик зур яңалык кертергә җыена: республика районнарында беренче тапкыр кинофильмнарны урамга куелган экраннарда күрсәтә башлый.
23 майда муниципаль район советының чираттагы утырышы була.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар  турындагы Кодексына үзгәреш кертелде һәм ул 2 майдан үз көченә керде.

Районда өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 137 хуҗалык бар.

Аларга быел бушлай савым аппаратлары бирелә. Инде 30 хуҗалык шундый аппаратка ия булган.


16
май, 2014 ел
җомга
13 майда Казанда үткән православныйлар җәмәгатьчелеге җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, протоиерей Андрей Зиньков, Түбән Колчуринодан игумен Моисей Кайтуров, Түбән Кәчидән иеромонах Исидор Логинов, Хузангайдан рухани Андрей Матвеев катнашты.
Ел буе көтеп алган ямьле милли бәйрәмебез – район Сабан туе 7 июньдә булачак.
Форум 15-17 май көннәрендә Казанда уза. Татарстан районнары вәкилләреннән тыш, анда Россиянең татарлар яши торган төбәкләреннән һәм 19 чит илдән делегатлар җыелган. Район хатын-кызларының “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе, Н.Дәүли исемендәге гимназиянең татар теле укытучысы Лилия Әһлиуллина – форум делегатларының берсе.

Балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук үсмерләргә һәм әти-әниләргә хокукый күнекмәләр бирү максатында 17 майда “Полиция балачак сагында” гомумроссия акциясе үткәрелә.

Бу көнне 10 нан 16 сәгатькә кадәр 8(843)2912550 ышаныч телефоны эшләячәк. Әлеге номерга шылтырату бушлай һәм аноним.

Булгария… Ул бүген җан өшеткеч сүзгә, олы фаҗига, йөзләгән корбаннарга китергән җинятьчел җавапсызлык символына әверелде. Соңгы вакытта “Булгария” һәлакәте кабат җәмәгатъчелекнең игътибар үзәгендә булды – әлеге җинаять эшен  Казанның Мәскәү районы судында карау дәвам итте. Шул көннәрдә без әлеге коточкыч рейста якын туганнарын югалткан райондашыбыз – Ташбилге авылында яшәүче  Илшадия Абдуллина белән очрашып сөйләштек.
Ленин урамының үзәктән балалар бакчасына кадәр өлеше бик начар хәлдә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International