ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2014 ел
шимбә
Сугыш гөрелтесе тынганга 69 ел тула. Ил азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән ветераннарыбыз арабызда бармак белән санарлык кына калып бара. Җиңү көнен якынайту өчен бала килеш колхоз басуларында хезмәт куйган якташларыбыз да чал ветераннар инде. Әмма, күпме вакыт узса да, дүрт елга сузылган михнәтле сугышка чик куйган Җиңү көненең чиксез шатлыгы аларның хәтереннән беркайчан җуелмас. Бу Җиңүнең ни кыйммәт бәягә яулануын алардан да әйбәтрәк кем белә?! Сүз сезгә, хөрмәтле ветераннар.
Исегезгә төшерәбез: 20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде.

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Без, “Әлки хәбәрләре” редакциясе хезмәткәрләре, Җиңү бәйрәмен каршылап, бинабыз каршындагы бакчага күп итеп чәчәкләр утырттык.

Шагыйрә Йолдыз Шәрапова районыбыз балалары белән очрашты

1945 елның 9 мае – гаять кадерле, изге, истәлекле көн. Рейхстагта шушы көннедөнья тарихындагы иң коточкыч, иң канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куелды. Гаделсезлек, явызлыкзакончалыклы төстә шулай тәмамланырга тиеш иде. Туган илебез бәйсезлеге һәм бөтен кешелекнең азатлыгы өчен күп елларга сузылган дәһшәтле орышта җиңеп чыгу күпмилләтле Ватаныбызныңдан-шөһрәтен тагын да арттырды, абруен тагын да үстерде,  халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга танытты. Баскынчы нацистлар һәм аларның ялчыларына тарих,киресенчә,хурлыклы сабак бирде.
Аксубайда билбаулы чуаш көрәше буенча генерал-майор Молостов призына төбәкара турнир үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ф.Нәбиуллин истәлегенә Балык Бистәсендә 1997 елда һәм соңрак туган үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча районара турнир үткәрелде.
Районыбызның 8950 кешесе Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшә. Аларның 5267 се яу кырында башларын салган. 
Бүген 22 сугыш ветераны исән-сау.

7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Бөгелмәдә яткан килеш штанга күтәрү буенча VII республика турниры “Медвежий жим” үткәрелде.

 

Салман балалар приютында хәйриячеләр ярдәме белән уен мәйданчыгы пәйда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International