ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Базарлы Матакта уен салонын ачыклаганнар.



Крайнов урамында эшләгән әлеге салоннан “Чемпион” ҖЧҖ милке булган 7 монитор, 1 видеорегистратор, ноутбук, клавиатуралар, флеш-карталар һ.б. алынган.
Районыбызның иң өлкән кешеләре Сабиха Сәгыйтова – Яңа Чаллыда, Дарья Серова Базарлы Матакта яшиләр.

Әбиләрнең икесенә дә быел март аенда 99 яшь тулды.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике малай, бер кыз дөньяга килде.

Яңа Сихтермә авылыннан Татьяна Стратонованың өченче баласы туды.
1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Почта бүлекчәләренең күбесе газета-журналларга язылуның актив баруы турында хәбәр итәләр.
Иске Матак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Антон Леонтьев физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында өченче урынны алды.
Районыбыз пенсионерлары компьютерда эшләү осталыгы буенча республика бәйгесенең беренче этабында катнаштылар.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Базарлы Матакның Маклашовка өлешендә яшәүчеләр гаҗәеп манзара күзәткәннәр: төнге күктә башта хәрәкәтчән нокта булып, аннары зурая барып аңлаешсыз очкыч барлыкка килгән. Ул тора-бара фантастик кинолардагы космик очучы тәлинкә формасын алган, төрле төстәге утларын кабызып, аны күзәтергә чыккан дистәгә якын матаклылар күзалдында дүрт тапкыр күкне иңләгән. Аннары көнбатышка таба китеп барган. Шуннан соң гына “тамашачылар” НЛО ның үзе генә түгел икәнен күргәннәр – беренче “тәлинкә” артыннан икенчесе дә кузгалган.
Әлеге аварияләрдә бер кеше зыян күргән, һәм автомашиналар зарарланган. Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 73 очрагын ачыклаган. Ә фото һәм видеофиксация приборлары 604 кагыйдә бозу фактын “теркәгән”.
Бензин бәяләре аз-азлап һаман артып тора. Менә апрель башыннан заправкалар янә ягулык сату бәяләрен яңартып куйганнар. Район үзәгенең Кояшлы урамында урнашкан ягулык салу станциясендә 95ле бензинның литры хәзер 32 сум 90 тиен, 92 лесе – 30 сум, 80 ле – 27 сум 70 тиен, дизель ягулыгы 31 сум 50 тиен тора. Базарлы Матак элеваторы каршындагы һәм Апак авылы янындагы ягулык салу станцияләрендә 95 ле бензин – 33 сум, 92 ле – 30 сум 10 тиен, 80 ле – 27 сум 70 тиен, солярка 32 сум 50 тиен тәшкил итә.
Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы җир күзәтчелеге бүлеге җирлекләр составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларына һәм авыл хуҗалыгы җирләренә контрольлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International