Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Хроник бөер авыруыннан дәваланырга йөрүчеләргә компенсация түләнәчәк
Хроник бөер авыруыннан амбулаториядә гемодиализ дәвасы алучыларга, онкологик чирдән хастаханәгә йөреп дәваланучыларга, әгәр җан башына уртача керемнәре икеләтелгән яшәү минимумыннан түбән булса (хәзерге вакытта 6278 сум), юл йөрү чыгымнары компенсацияләнә.
Бу компенсацияне алу өчен социаль яклау бүлегендәге матди ярдәм бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Хузангай” кооперативы басуларны тукландыра башланды
“Хузангай” кооперативы механизаторлары “Туман” агрегаты ярдәмендә уҗымнарны ашлый башладылар.
4
апрель, 2014 ел
җомга
24 марттан 3 апрельгә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары 243 мәртәбә авыруларга ярдәм күрсәттеләр
24 марттан 3 апрельгә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары 243 мәртәбә урынга барып авыруларга тәҗел ярдәм күрсәттеләр.
Базарлы Матак урамнарына каты түшәмәле юллар салуга быел 30 миллион сум акча бүлеп бирелә
Бу суммага авылдагы ике катлы йортлар тирәләренә 4 метр киңлектәге вак таш җәелгән юллар төзеләчәк.
“Алинә” спорт залында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган Рамил Шәйхетдинов истәлегенә бокс туриниры үткәрелде
1996 елның августында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган якташыбыз – Түбән Әлки егете Рамил Шәйхетдинов истәлегенә “Алинә” спорт залында бокс туриниры үткәрелде. Анда Әлки, Чистай, Алексеевск районнарыннан, Кама Аланыннан, Казаннан үсмерләр катнашты.
Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылган
Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылган. Әлеге сумма өч өлештән тора: район бюджетыннан бирелгән акчалар, мәктәпләрнең бюджетыннан тыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган средстволар һәм ата-аналар кертемнәре. Күпме бу сумма, азмы? Мәктәптә ярты көн үткәрүче балаларны тиешенчә тукландырырга җитәме?
3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Базарлы Матактан Каюм ага Фәсахов Сочида үткән Паралимпиада уеннарын күреп кайтты
Каюм абыйга әлкилеләрнең берсенә дә эләкмәгән бәхет елмайды – ул Сочида үткән Паралимпиада уеннарын күреп кайтты. Районда инвалидлар спортын үстерү буенча актив эшчәнлеген югары бәяләп, республика инвалидлар оешмасы аңа шундый мөмкинлек бүләк итте.
1 апрельдән пенсияләр артты
Районыбызда 6394 пенсионер исәпләнә. 5717 кешенең хезмәт пенсияләре 1,017 процентка артып, уртача 8762 сум тәшкил итәчәк.
Март аенда Әлки районда ун бала туган, ун гаилә төзелгән
Әмма шунысы көенечле – 27 райондашыбыз вафат булган, 3 гаилә таркалган. Ел башыннан бирле исә район халкы яңа туган сабыйлар хисабына 44 кешегә арткан, 21 никах теркәлгән, 87 кеше мәңгелеккә күчкән, 9 пар аерылышкан.
2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
3 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында билбау көрәше ярышлар булам
3 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында билбау көрәше буенча мәктәп укучылары арасында районара ярышлар була.
Бәйге сәгать 10 да башлана. Яшь көрәшчеләр һәм җанатарлар, ярышларга рәхим итегез.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз