ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

15 сентябрь көнне Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында, Лисенкова музее хезмәткәрләре Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 6 "А" сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" дигән чара үткәрделәр.

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлеге 2021 елның 13-24 сентябрендә ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә.

21 сентябрьдә ел саен Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Тынычлык күгәрчене" бердәм сыйныф сәгате үткәрелде. Анда башлангыч сыйныф укытучылары укучыларга кешеләргә карата игелекле, сабыр булырга һәм гафу итә белергә тиешлекне искә төшерделәр.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең ата-аналар советы вәкилләре мәктәп туклануының сыйфатына контроль үткәрделәр.

Глобаль атна кысаларында ЮХИДИ һәм МТП  Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе" нең башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча "Игътибар-балалар!" профилактик чарасы үткәрде.

Узган шимбәдә Казанда Липатов урамындагы ярминкә мәйданчыгында район авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. 1.4 млн. сумлык продукция сатылды.


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

13 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында төрле чаралар узды. Укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү буенча тематик чаралар, экологик экскурсияләр, әдәби кичәләр, рәсем һәм кул эшләре сәгатьләре, тематик әңгәмәләр, күргәзмәләр-презентацияләр, уен программалары оештырылды.

Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре укучылар өчен чәчәкләрдән панно ясау буенча мастер-класс үткәрде. Базарлы Матак мәктәбе укучылары көзге темаларга кызыксынып һәм фантазияләрен дә кушып көз бүләкләреннән панно ясадылар.

20 сентябрь көнне ТР Әлки районы МББМ "Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУенең 5 сыйныф укучылары арасында шахмат турниры узды. Барлык укучылар да актив катнашты. Турнирда җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды.

2021 елның 22 сентябрендә төнлә һәм көндез Әлки районы территориясендә урыны-урыны белән көчле көньяк-көнчыгыш җиле 15-17 м/с тизлектә булыр дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International