Мөмкинлекләре чикләнгән балалар Лисенков исемендәге музейда булдылар Музей белгечләре балаларны чәчәкләрдән һәм табигый материаллардан панно ясау технологиясе белән таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну белән тере картиналар ясадылар һәм иҗат иттеләр
Татарстан Республикасында 2021 елның 24 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәргә мөмкин.
"Игътибар-балалар" акциясе кысаларында, “Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең барлык сыйныфларында "юл хәрәкәте иминлеге" темасына сыйныф сәгатьләре үтте.
Ел саен Россиядә йөзләгән мең кеше һәм дөньяда миллионлаган кеше грипп белән авырый. Грипп эпидемиясе ел саен була һәм сезонлы характерда. Популяциянең 4-20% ы зарарлана, нигездә, балалар, өлкәннәр һәм хроник авырулары булган затлар. Соңгы өч йөз елда, ким дигәндә, 10 глобаль грипп пандемиясе булган, аларның 3се узган гасырда, шул исәптән 1918-1919 елларда «Испанка».
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сентябрь башында гриппка каршы вакцинация буенча кампания ачылды, дип искәртә. Сентябрь аеннан ноябрьгә кадәр гриппка каршы вакцинация үткәрү өчен иң кулай вакыт, чөнки авырулар күтәрелә башлаганчы ике-өч атна алдан прививка ясатырга кирәк.
Бүген Колос кинотеатрында өлкән сыйныф укучылары өчен "Сайлау хокукы" фильмы күрсәтелде
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булган барлык пенсия алучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган
Татарстанда яңа төзелешләрнең 80% тан артыгы эскроу җәлеп итеп төзелә.Татарстан Росреестрында 2021 елның 8 аенда исәпкә алу-теркәү өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясап, әнә шундый нәтиҗәгә килделәр.
«Гараж амнистиясе» турындагы законның 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керү сәбәпле, Татарстанда атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә әлеге законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линияләр үткәрелә.
15 сентябрь көнне Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында, Лисенкова музее хезмәткәрләре Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 6 "А" сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" дигән чара үткәрделәр.