ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: төнлә, көндез һәм кич 11 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыш җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә, урыны белән боз.

Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы да актуаль булып тора.

Халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчасы һәм аңа өстәлгән дәүләт субсидиясе җәйге айларда авылларның иң кискен проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

10 июньгә авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 151,1 тонна сатылган.

Быел Әлки районы Сабан туе анда катнашучыларны һәм кунакларны яңа төсмерләр һәм төсләр белән сөендереп, бик матур узды.

Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне уңаеннан Хузангай авыл клубында китапханә һәм музей белән берлектә "Укы - ил"дип исемләнгән ачык ишекләр көне оештырылды. Балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар,мультиклар күрсәттеләр,шигырьләр сөйләделәр, ә чара ахырында уен викторинасы үткәрелде.

6 июнь көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин көненә багышланган "Лукоморья алаында" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр, анда 1-3 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында балаларны А. С. Пушкинның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, "Салтан патшасы турында әкият","Поп һәм аның балдасы турында әкият"әкиятләрен укыдылар.

2019 елның 21 июнендә көнкүреш нигезендә  гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча телефон " кайнар линия" се ачылачак. 
Төп максат-балалар һәм яшүсмерләр арасында күзәтүчесез һәм хокук бозуларга ярдәм итүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт һәм аларны караусыз калдыру. 

Төзелеш алып барырга рөхсәт  яки пенсия күләме турында белешмә алырга, туу турында таныклык яки СНИЛС рәсмиләштерергә, күчемсез милек белән алыш-биреш теркәргә – боларның барысын да район үзәгенә бармыйча гына эшләргә була.  1000нән артык кеше яшәгән барлык авыл җирлекләрендә КФҮ читтән торып кабул итү тәрәзәләре оештырган. Алар рәсми рәвештә КФҮнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала. Һәр районда шундый биштән 16га кадәр бүлекчәләр бар, ә алар республикада барлыгы 280 дән артык.


7
июнь, 2019 ел
җомга

"Алексеевскдорстрой" ААҖ көче белән район үзәге Базарлы Матак урамнарында юл тамгасы яңартыла.

Администрация әлеге эшләрне контрольдә тота, чөнки юллар тамгасы автомобиль һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше булып тора. Юл тамгаларын һәм җәяүлеләр кичү юлларын яңарту өчен иң югары таләпләр куела торган материаллар кулланыла, аларга яктылыкны кире кайтару   дәрәҗәсе, ышкылуга чыдамлылык, дымлылык һәм УФ-нучлар, температура үзгәрү, юл катламының сылануы һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала. Бүгенге көндә юл эшләре авылның төп урамында алып барыла


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International