350-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе законнарына гражданнарның хокукларын саклау һәм үтәү өчен пенсия алды яше төшенчәсе кертелде.
«Халык контроле» нә хәбәрләр гражданнар позициясен күрсәтергә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукциянең таралуына чик куярга мөмкинлек бирәчәк. Шунысы мөһим, мондый хәбәрләрнең авторлары алкогольне законсыз җитештерү фактын раслаган һәркем өчен матди яктан бүләкләнәчәк. Сумма саллы – бер меңнән өч мең сумга кадәр.
Милли бәйрәмебез быел да гадәтләнгән бик матур урында – “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак. Район Сабан туе елдан-ел матуррак, күңеллерәк үтә. Бу юлы да бәйрәмгә бай программа әзерләнә. Билгеле, атлар чабышы, милли көрәш Сабан туеның иң дулкынландыргыч мизгелләре булыр, күп халыкны үзенә җыяр. Бәйрәмнең традицион уеннары – чүлмәк вату, сулы көянтә-чиләк белән узышу, биек колгага менү, аркан тартышу һәм башка ярышларда катнашучылар күп булыр. Мәдәният хезмәткәрләре, артистлар күңелле җыр-биюләр белән халыкның күңелен ачар. Сәүдә нокталары эшләп торыр, бәйрәмгә килүчеләргә тәмле сый-нигъмәтләр тәкъдим ителер.
Җәйге чор күчемсез милеккә ихтыяҗ арту белән аерылып тора һәм алдакчылардан эләкмәс өчен һәм акчаларын экономияләү максатларында Татарстан Росреестры потенциаль сатып алучыларга берничә кагыйдәне истә тотарга тәкъдим итә.
Механизаторларыбыз печән хәзерләргә керештеләр.Беренчеләрдән булып “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы күпьеллык үләннәрне чаптыра башлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп республикада цифрлы телевидениегә күчүне октябрьгә чаклы кичектерүне сораган иде.
6 июнь көнне мәдәният учреждениеләрендә Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган чаралар узды. Иске Әнҗерәдә мәдәният йортында "Пушкинны бергә укыйбыз" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде", Апак авыл мәдәният йортында " Мин Пушкинны кабат, кабат укыйм", Югары Әлморза авыл мәдәният йортында "Кояшлы алан-Лукоморье" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, Алпар авыл мәдәният йортында " Пушкин юлы "дип исемләнгән әдәби кичә узды, Яңа Чаллы авыл мәдәният йортында "Рус теле көне" дигән танып-белү уен программасы үткәрелде, ә Хузангай авыл клубында “Укы-ил" ачык ишекләр көне үткәрелде. Чаралар китапханәләр белән берлектә оештырылды.
Күке кычкырса коенырга ярый... Бу сынамыш бала чактан хәтергә уелган. Бик иртә күкелдәде быел әлеге кош, көннәр дә җылы тора. Балаларның җәйге каникуллары башланды. Димәк, су буенда ял итүчеләр, һава эсселеген басарга теләп, елга-күл суларында коенучылар көннән-көн артачак.
2019 нчы елның 6 нчы июнендә Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан, мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерена йөрүче Чуаш Кичүе мәктәбе укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Балалар А. С. Пушкинның китапларын алдылар һәм шигырьләрен укыдылар, соңыннан китапханәче Борһанова Р. Р. Пушкин әсәрләрен һәм биографиясен белү буенча викторина үткәрде
Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 29 кешегә карата материаллар судка юлланган.