ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 май көнне Югары Кәчи авыл клубында чик сакчылары көненә багышланган тематик чара булып узды. Җыелучылар чик сакчылары истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: көн ахырында һәм 29 май кичендә, 2019 елның 30 маенда көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.

25 май көнне Район мәдәният йортының "Рябинушка" һәм "Сударушка" вокаль ансамбльләре Лаеш районында ел саен үткәрелә торган "Каравон" рус халык бәйрәмендә катнаштылар.

28 май көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә. 

Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге начальнигы Илнур Галиев җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында – Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр – Бердәм кайнар линия көне урнаштырылган.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

28 май көнне район үзәге  Базарлы Матакта  Чик сакчылары һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы митинг узды.

Кеше гомере еш кына зарарлы гадәтләр белән үрелеп бара, алар арасында тәмәке тарту да бар. Ул организмдагы алмаш процессларына йогынты ясап, сәламәтлеккә какшамас зыян китерә.

Җәмәгатьчелек игътибарын тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләренә җәлеп итү максатында ел саен бу проблемага багышланган ике дата — 31 майда (Бөтендөнья тәмәке төтененнән башка көн) һәм ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә (Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне) билгеләп үтелә.

26 май көнне Иске Тахтала авылында Чик сакчылары көненә багышланган "Дозорда" тематик чара үткәрелде. Бәйрәм кунаклары өчен балалар концерт номерлары әзерләделәр.

Билгеле булганча, легаль булмаган алкоголь кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычлы. Тикшерүче һәм хокук саклау органнарының ай саен үткәргән чараларына карамастан, кешеләр суррогат аракының корбаннары булып кала бирәләр.

2019 елның 28 маенда ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Иске Камка, Чаллы, Карамалы, Татар Мулла авыллары мөселманнары өчен хәйрия кичке ашы уздырды . Ифтарда 85 кеше катнашты

27 майга авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 11 тоннага күбрәк. 151 тонна сатылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International