ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә

17 май көнне Казанда "Без бергә" Республика халык иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды. Балалар иҗат йорты коллективы "Иҗади гаилә" һәм "Фотозона" номинацияләрендә 1 дәрәҗә лауреат булды, шулай ук зона этабын уңышлы оештырган өчен мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Базарлы Матак авылындагы «Дубравная» универсаль спорт мәйданчыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча «Бабамга Җиңү өчен рәхмәт»турниры узды. Турнирда "Актай" командасы җиңү яулады, икенче урында "Альтат", өченчедә - "Анжи"

Авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

Районда язгы кыр эшләре тәмамланып килә. 42 мең 728 гектарда язгы культуралар чәчәргә планлаштырылса,  40 мең гектарда чәчү төгәлләнде инде.

П. П. Хузангай музеена күптән түгел 17 яшь тулды. Бу вакыт эчендә анда 50 меңнән артык кеше булган. Аның эшенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Беренче Президенты М. Ш. Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин һәм  башка рәсми затлар югары бәя бирде. Музей базасында Татарстанның иң яхшы чуваш мәктәп укучыларының 10 слеты узды. Бездә Татарстан, Чувашия һәм Россия Федерациясенең алдынгы телеканаллары эшләде.

Бөтенроссия ышаныч телефоны көне кысаларында Чуаш Кичүе урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары 5-7 сыйныфлар арасында аңлату эшләре үткәрделәр һәм Ышаныч телефоныннан дөрес файдалану турында буклетлар тараттылар.

ТР мәктәпләре һәм район судлары арасында « А дан Я га кадәр гадел хөкем» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чуаш Кичүе урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары һәм Әлки районы суды вәкилләренең «Минем хокукларым – Минем ирекләрем " темасына очрашуы узды.

16 май көнне Иске Салман мәдәният йортында авыл мөселманнары өчен ифтар кичәсе оештырылды.

15 май көнне Түбән Кәчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан чәй табыны оештырдылар, иң яшь Бакановлар гаиләсен,авылның иң кечкенә кешесе -  Владиславны  һәм Световидовлар гаиләсен котладылар.

15 май көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында ураза тотучы авылдашлар өчен ифтар кичәсе узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International