ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

6 нчы май көнне җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Хәйруллин Айрат Нәҗип улы депутат буларак  кабул итте, барлык сораулар да өйрәнелде һәм һәр мөрәҗәгатькә җавап бирелде.

1 май көнне Түбән Колчурио авыл клубы хезмәткәрләре "Май урамнары бәйрәме"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Программада күңелле уеннар, конкурслар, язгы темага табышмаклар иде.

Иске Матак урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ермолаева Злата рус теле буенча "Эрудит"республика олимпиадасы призеры булды. Укытучысы-Севрикеева Л. А.

1 май көнне Түбән Кәчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар спорт эстафетасы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр һәм вакытларын күңелле  үткәрделәр, төрле уеннарда катнаштылар

6 майга авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 151,1 тонна сатылган.

"Эрудит» татар теле буенча республика олимпиадасында гимназиянең 14 укучысы катнашты. Шуларның 3се җиңүче, 5 укучы призер булды

Хөрмәтле мөселманнар, сезне якынлашып килүче Рамазан ае белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотарга боера. Рамазан безне игелеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. 5 майда районның барлык мәчетләрендә дә тәравих-намаз укылачак. 6 май-Уразаның беренче көне.

3 май көнне район үзәге  Базарлы Матак авылында  балалар һәм өлкәннәр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышы узды

3 май көнне Кората мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган тематик чара булып узды. Чара кунаклары өчен биюнең мавыктыргыч тарихы ачылды.


4
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Әлмәт шәһәрендә "Дәүләт идарәсен нәтиҗәле итү" һәм "Заманча авыл,төп проблемалар һәм үсеш механизмнары" темасына дебатлар булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International