ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары Алексеевск аграр көллияте филиалы вәкилләре белән очрашты.

Түбән Колчурино авыл клубында “Чәчәкләр һәм үләннәр турында без нәрсә беләбез? " дигән викторина булып узды. Чара башында авыл клубы мөдире безнең җирлектә үсә торган агулы һәм шифалы үсемлекләр турында сөйләде. Балалар үсемлекләрне танып белү буенча викторинада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, табигать турында журналлар укыдылар һәм карадылар.

2019 елның 19 мартында Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «C»категориясе тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Машина йөртү теориясе һәм күнекмәләре буенча имтиханнарга  барлык студентлар да кертелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган барлык студентлар да тракторчы-машинист таныклыгы алачак.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 21 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Бөтенроссия "Ачык ишекләр көне” кысаларында эшмәкәрләр өчен үз эшчәнлекләре турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем өчен мәгълүмат алу мөмкинлеге арттыру максатларында, 2019 елның 21 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) эшмәкәрләр өчен республика территориясендә идарә һәм территориаль бүлекләрдә Бердәм "Ачык ишекләр көне” оештыра.

14 март көнне Министрлыкта "VIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены" татар конгрессы делегатлары белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов каршы алды.

Югары Колчурино авылының «Кыңгырау " балалар бакчасында балалар өчен «Туган тел көне»дип исемләнгән күңел ачу-танып-белү чарасы оештырылды. Ул туган телгә, шулай ук башка телләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелде. Балалар белән җирдә төрле милләт кешеләре яшәве һәм төрле телләрдә сөйләшүләре турында әңгәмә үткәрелде. Һәр халык үзенең телен, гореф-гадәтләрен кадерли. Балалар төрле милләт костюмнары белән таныштылар, “Җир балалары дус” хор уенын уйнадылар,хәрефләрдән иң кадерле булган  «әни, «Ватан», «Тынычлык» дигән сүзләрне җыйдылар.

Карга төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары «Тере классика " халыкара шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.

17 март көнне Садиково авыл клубында балалар өчен «Күңелле стартлар»дигән спорт уеннары үткәрелде. Ярышларда кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. Барлык этаплар дәвамында һәвәслек һәм сәламәт ярыш рухы хөкем сөрде.

16 март көнне Яңа Әнҗерә авыл клубында домино буенча турнир узды. Турнир кызыклы һәм азартлы үтте, һәркемнең дә җиңәсе һәм призлы урыннар яулыйсы килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International