17 март көнне Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре игелекле эшләр көне үткәрделәр һәм инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр, тәмле сүзләр белән күңелләрен күтәрделәр, йорт эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.
Базарлы Матак урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен район семинары узды. Семинарның темасы: "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге".
Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Эксперт эшче төркем тарафыннан 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә Ат үрчетү стратегиясе проекты эшләнде. Проект үзебезнең атчылыкны үстерү мәсьәләләрен системалы хәл итүне, аның ресурслар һәм финанс белән белән тәэмин ителешен күздә тота.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 15 мартыннан 15 апреленә кадәр яңа гына эшли башлаган Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында сайлап алу конкурсы үткәрү турында игълан итә.
Документлар һәм гаризалар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (309 кабинет).
ҖЧҖ ФГОС буенча укучы 5 – 9 сыйныф укучылары яраткан фәне буенча проект эшен әзерләде. Проект эшчәнлеге уку процессын оештыру һәм дәрестән тыш эшчәнлек формаларының берсе булып тора, белем бирү сыйфатын арттыруга, педагоглар һәм укучылар арасында аралашу стильләрен демократизацияләүгә юнәлдерелгән.
16 март көнне Иске Салман авыл мәдәният йортында Абдулла Алиш репертуарыннан әкиятләр кичәсе булып узды. Язучының әкиятләрен искә төшереп, балалар чара барышында “Әкияттән сораулар”, “Әкият героен тап”, “Мәкаль нинди әкияткә туры килә? " һәм "Табышмаклар һәм җаваплар” кебек конкурсларда актив катнаштылар.
Инглиз теле атналыгы кысаларында (11.03.19 -16.03.19) Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы 5,6 нчы сыйныф укучылары белән "Инглиз грамматикасы станцияләренә сәяхәт” дигән класстан тыш чара үткәрде. Балалар 10 станция буенча сәяхәт иттеләр һәм төрле кызыклы биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, әңгәмәләр һәм хикәяләр төзеделәр.
Шулай ук 7,8 сыйныф укучылары белән «Уеным» команда уены үткәрелде. Балалар «Англия һәм Лондон» темасы буенча төрле сорауларга җавап бирделәр һәм очколар җыйдылар. "Dreamers»командасы (“Хыялчылар") иң күп очко җыйды һәм финалга чыкты һәм җиңүче булды.
Авыл хуҗалыгы оешмалары буенча 18мартка тулаем савым 153,2 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9,4 тоннага күбрәк. 169,3 тонна сатылган.
16 март көнне район мәдәният йортында 80 еллар дискотекасы узды. Чараны «Мираж» төркеме репертуарыннан «Музыка безне бәйләде»җыры белән ачып җибәрделәр. Яраткан көйләр яшьлек елларын искә төшерде һәм янә ваемсыз вакытларга “чумдырды”. Дискотекада яшьләр дә әлеге көйләргә бик теләп биеде.