ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 5 декабрендәге 1614/пр номерлы боерыгы белән Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндергәндә газдан куркынычсыз файдалану инструкциясе (алга таба – Инструкция) расланды. Инструкция Россия Юстиция министрлыгында 2018 елның 28 апрелендә 50945 номеры белән теркәлгән.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

13 февраль көнне Борискино авылында яшәүче Петрова Анисия Васильевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2019 елның 13 февралендә Алинә УСЗында ир-атлар командалары арасында сугышчы-әфганчы Ирек Сөләйманов истәлегенә багышланган волейбол буенча ачык турнир узды.

2019 елның 9 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Әфганстаннан Чечняга кадәр» вокаль-инструменталь ансамбле Юхмачы авылы тамашачысы каршында чыгыш ясады

Начар метеорологик күренешләр:

13 февральдә кич белән, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил (Казанда-13 февраль кичендә, төнлә 14 февраль).

2019 елның 12 февралендә Төгәлбай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугышчы - интернационалистлар көненә багышланган "Безнең сакчылар"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемнәр, аппликацияләр ясадылар.

"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» гы Федераль закон нигезендә гомуми файдаланудагы җирләр бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең барлык әгъзаларының гомуми өлешле милкенә тапшырылырга мөмкин дип каралган. Мондый җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукы аны дәүләт теркәвенә алган вакыттан бирле барлыкка килә

2019 елның 12 февраленә районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 153,2 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9,9 тоннага күбрәк. 149,3 тонна сөт сатылган.

"Аларны исемләп атыйбыз...«12 февраль көнне Чуаш Борнае урта мәктәбендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, Россия туган якны өйрәнү берлеге әгъзасы Садриева Нинель Мәзгут кызы үткәргән чара әнә шулай атала иде. Ул безнең кем хакында  яшәвебезне, үз өстебездә тыныч күк булуын, ватандашларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Чара ата-бабаларыбызның ничек һәлак булганын аңларга ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International