Россия Хөкүмәте 2025 ел ахырына кадәр авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының гамәлдә булуын озайтты. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
2019 елның 12 февралендә Базарлы Матак авылында чаңгы базасында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре чаңгы ярышлары буенча ГТО нормативларын тапшырды.
12 февраль көнне Түбән Әлкидә яшәүче Сиразова Миңлегөлзәйнәб Нургали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. "Яшь көч» ҖЧҖ ҖҮ-11 маркалы, 1 млн. 147 мең сумлык туфрак эшкәртүнең яңа культиваторы сатып алды.
2019 елның 11 феврале. законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды.
Көн тәртибендә 2018 ел йомгаклары буенча Әлки муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында мәсьәлә каралды.
2019 елның 4 февралендә Юхмачы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Фәүзия Рәүф кызы "Иң яхшы татар теле укытучысы-2019” республика конкурсының зона этабында катнашты.
2019 елның 9 февралендә Хузангай авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре “Туган як" мәгълүмати сәгате үткәрделәр. Анда балалар районыбызның табигате, танылган кешеләре турында мәгълүмат алдылар.
«Иң яхшы вожатый» конкурсының муниципаль этабында Базарлы Матак урта мәктәбенең 8Б сыйныф укучысы Шәйхетдинова Эльвира катнашты һәм ул җиңүче булды! Конкурска катнашучылар видеоролик белән чыгыш һәм мастер-класс әзерләгәннәр. Җиңүче республика турына конкурс материаллары тапшыра. Җитәкче: педагог-оештыручы Садыкова Л. М.
2019 елның 10 февралендә Кората авыл мәдәният йортында балалар Изге Валентин көненә «Бәхетнең тылсымлы дөньясы»дигән кул эшләре ясадылар.
2019 елның 9 февралендә Чуаш Кичүе авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән Түбән Әлки авылы тамашачысын сөендерделәр.