14 гыйнварга районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 150 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 10,2 тоннага күбрәк. 145,6 тонна сатылган.
2019 елның 13 гыйнвары-иске стиль буенча Яңа ел. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне район үзәгендә яшәүчеләр өчен төп чыршы янында “Иске ел китәргә теләми! " дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият персонажлары, алып баручылар кич буе халык белән бергә биеделәр, җырлар җырладылар.
2019 елның 13 гыйнварында Иске Алпар, Иске Салман, Аппак , Яңа Үргәгар, Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре Иске Яңа елга багышланган төрле бәйрәм чаралары үткәрделәр. Барлык авыл халкы да конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан, 10.019 № 01-05/1-пр боерыгы нигезендә һәм Татарстан Республикасының күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән үзара бәйләнештә, 2019 елның 14 гыйнварыннан алып 07 мартына кадәр Әлки районы территориясендә «Кар чанасы»исеме астында профилактик операция үткәреләчәк
Яңа Әнҗерә авыл клубы хезмәткәрләре "Яңа елда бергэ булыйк"дигән тематик дискотека үткәрделәр. Авыл халкы бергәләп бәйрәм чарасында катнаштылар, уйнадылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Каракүл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Бу иске Яңа ел" дигән бәйрәм дискотекасы үткәрделәр. Барысы да Кыш бабай белән күңелле музыка астында биеделәр.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 16 гыйнварда көндез, 17 гыйнварда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, күз күреме 500 метрга кадәр, буран, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән 23 м/с кадәр, юлларда кар көртләре.
Цифрлы телевидение тагын да сыйфатлы. Сигнал «цифрда» тоткарлыксыз тапшырыла һәм Full HD һәм 4К форматта видео тапшырырга мөмкинлек бирә , шулай ук тавышы да сыйфатлы.
Моннан тыш, цифрлы телевидение программалары начар ишетүчеләр өчен субтитрлар, интерактив телепрограмма белән тәэмин ителә ала, ә цифрлы контент җиңел языла һәм Интернетта трансляцияләнә ала.
Шуңа күрә «2009-2018 елларга телерадиотапшырулар үсеше» федераль максатчан программасы кысаларында Россия тулысынча телевидениенең цифрлы форматына күчәчәк.
14 гыйнвар көнне Карга авыл җирлегендә район башлыгы Александр Никошин,район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булып узды.
12 гыйнвар көнне Иске Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Матюшино Роман (11 сыйныф) һәм Хисмәтова Алия (7 сыйныф) Әлки районы командасы составында физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.