"Балалар спорты" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлки җирле бүлекчәсе мәктәпләр арасында хоккей турниры оештырды.
2019 елның 11 гыйнварында Югары Матак авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен “Кар бабай көне” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Балалар һава шарларыннан кар бабайлар ясадылар һәм рәсемнәр ясадылар
13 гыйнварда Базарлы Матак авылында Актай елгасы плотинасында кышкы балык тоту буенча ярышлар узды. Ярышларда катнашучыларның барысы да тотылган балыктан пешерелгән кайнар уха белән сыйладылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иң тәҗрибәле балыкчыга 72 яшь.
2019 елның 11 гыйнварында Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Иске Яңа ел" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Барлык теләүчеләр дә конкурста катнаштылар, иң яхшы рәсемнәр күргәзмәгә куелды.
12 гыйнвар көнне Базарлы Матак урта мәктәбе шугалагында "Күңелле стартлар"узды. Ике команда үзара төрле конкурсларда (биатлон, керлинг, чаңгы һ.б. бары тик тимераякта гына) көч сынашты. Балаларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады, аларны әкият геройлары озатып йөрде
2019 елның 9 гыйнварында Хлебодаровка авыл клубы хезмәткәрләре "Балалар өчен Кышкы уеннар" үткәрделәр.Балалар бик теләп ярышларында катнаштылар. Алар тимераякта шудылар, хоккей уйнадылар
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 12 гыйнварында көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 7 гыйнварында Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре Христиан бәйрәмнәре, рус халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән кызыксынучы балалар өчен "Раштуа могҗизасы" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Шулай ук төрле уеннар оештырылды, әйлән-бәйлән уйналды.
Иске Алпар авылында яшәүче Абдуллина Мәдинә Солтангәрәй кызы 2018 елның 10 гыйнварында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
9 гыйнвар көнне Иске Әнҗерәдә яшәүчеләр бильярд буенча ярышларга җыелды. Кичә бер сулышта узды. Ике командага бүленгән яшьләр үзара көч сынашты.Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә иде.