ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә: 2018 елның 19 гыйнварыннан Казан шәһәренең 8 чатыр мәйданчыгында һәм Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү башлана.

Шимбә көнне  сәүдә бушлай.  Чарада катнашырга теләүчеләрнең район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз .

2019 елның 8 гыйнварында Югары Кәчи авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Кышкы әкият"исемле караоке кичәсе үткәрделәр.Барлык катнашучылар да бик теләп Яңа ел җырларын җырладылар.

Татарстан Росреестры гражданнарның  2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы Федераль законга зур кызыксынуы нәтиҗәсндә аның төп моментларына тагын бер кат игътибар итә

9 гыйнвар көнне Иске Алпар мәдәният йортында түгәрәкләргә йөрүче балалар               "Шалкан” әкиятен күрсәттеләр. Балалар-артистлар әкият персонажының сайланган ролен бик теләп уйнадылар, ә тамашачылар әкияттәге вакыйгалар барышын игътибар белән күзәттеләр. Шулай ук балаларны котларга Кыш бабай да килгән иде, аларның шигырьләрен тыңлап, тәм-томнар белән сыйлады.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа елның беренче атнасы дәвамында район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 66 очрагын ачыклаган.

Шул исәптән автомобиль белән исерек килеш идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный

Районга республика комиссиясе килде, ул муниципалитетның Яңа ел бәйрәменә әзерлеген бәяләде.

13 гыйнвар көнне Базарлы Матак авылы плотинасында кышкы балык тоту узачак. Берничә номинация буенча конкурслар үткәреләчәк: кем күбрәк балык, беренче балык, иң зур балык һәм башкалар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Балык тоту 8.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр дә катнашуларын сорыйбыз!


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 11 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

 9 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 150 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 10,2 тоннага күбрәк. 145,6 тонна сатылган.

2019 елның 7 гыйнварында Хузангай авыл клубы хезмәткәрләре "Раштуа такмаклары"үткәрделәр. Балалар барлык үткәрелгән уеннарда һәм конкурсларда, йолаларда бик теләп катнаштылар. Ә чара ахырында чәй өстәле оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International