Базарлы Матак урта мәктәбенең ЮИД отряды "Билгеле бул!” акциясен үткәрде. Отряд җитәкчесе Гаязова Л. Д. белән берлектә балалар сыйныфларга кереп, киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булдыру кирәклеге турында сөйләделәр һәм юл хәрәкәте билгеләре турында искә төшерделәр. Мониторинг нәтиҗәләре буенча, барлык укучыларның да портфель һәм өс киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар бар.
Әлки районында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Яруллина Ф. Г. 8-11 сыйныф укучылары өчен "Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес" үткәрде. Бердәм дәреснең максаты-илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыру.
Әлки муниципаль районының Чуаш Шәпкәсе авылында яшәүче Елизарова Галина Иван кызы 90 яшьлек юбилиен билгеләп үтте.
Волейбол буенча район чемпионаты дәвам итә. 12 декабрьдә Гранит - РҮХ (2:0), Альянс - ОУО (2:0) хатын-кызлар командалары арасында уеннар булды.
14 декабрьдә «Бердәм Россия "партиясенең Әлки җирле бүлекчәсендә “Игелек кыл" партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яшь Гвардия активистлары өлкәннәр өчен өмәләр оештырдылар. Активистлар йорт яны территорияләреннән кар көрәүдә, утын яруда ярдәм итте.
Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан, яшь буында гражданлык активлыгы, патриотизм хисләре, илнең сәяси тормышы, сайлау процесслары белән кызыксыну уяту максатыннан, Нәби Дәүли гимназиядә берничә чара үткәрелде.
Карамалы авыл мәдәният йортында "Игелек кылыйк" дип исемләнгән тематик кичә булып узды. Анда мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар чакырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга һәм кешеләргә җәмгыять ягыннан нәтиҗәле ярдәмне тою бик мөһим. Мондый кешеләр үзләренең башкалардан берни белән дә аерылып тормауларын, тормышта шундый ук хокукка ия булуларын белергә тиеш.
6 декабрьдә Казанда Россия Федерациясендә аналоглы телевидениедән цифрлыга күчү турында сүз барган киңәйтелгән киңәшмә узды.
6 декабрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучыларының Әлки районы хәрби комиссары В. П. Лаврентьев белән профориентация буенча очрашуы булып узды.
12 декабрьдә Түбән Әлки, Татар Суыксу, Югары Әлки торак пунктларында Әфганстанда хезмәт иткән сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган ветераннарга мемориаль такта ачу буенча тантаналы чаралар булды. Һәлак булган әфганчыларның йортларында такталар урнаштырылды.