ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Базарлы Матак урта мәктәбендә күп еллар Базарлы Матак урта мәктәбендә мәктәп директоры һәм математика укытучысы булып эшләгән Идрис Вәгыйз улы истәлегенә шахмат турниры үткәрелде. 8-11 сыйныф укучылары арасында 1 урынны 10 сыйныф укучысы Мәхмүтов К., 2 урынны 8 сыйныф укучысы Садыйков И. алды. 5-7 сыйныф укучылары арасында Борһанов Б. Турнирны математика укытучысы Хәмитова Р. Н. үткәрде.

2018 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Лисенков С.М. исемендәге "Туган як тарихын өйрәнү музее”нда “Конституция – дәүләтнең төп законы” дигән чара үткәрелде.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә Апак авылында ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының төзелеш идарәсе башлыгы Исхаков Фәнис Авгат улы катнашында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды

11 декабрь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләргә “Без барыбыз да Ватанны саклаучылар” дигән бәйрәм концерты белән булдылар. Барысы да үткәрелгән очрашудан бик канәгать калды.

Базарлы Матак мәктәбендә 5-7 һәм 8-11 сыйныфлар арасында Кыш Бабай призына волейбол ярышлары башланды. Ярышлар 2018 елның 20 декабрендә сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.

Кадерле якташлар!

Россия Федерациясе Конституциясе, илебезнең төп законы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

 

 Конституция-граждан хокуклары һәм ирекләренең, Россия бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты. Вакыт моның декларация гына түгел, ә хокукый дәүләт һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, социаль иминлек нигезе булуын күрсәтте. Безнең бурыч - Конституциядә билгеләнгән барлык нормаларны белү һәм төгәл үтәү. Бары тик шул очракта гына без ирекле илдә яшәячәкбез, ә һәрберебезнең хезмәте аның тотрыклы үсешенә һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә өлеш кертәчәк.

 

Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим! Бу бәйрәм сезгә Россия, Татарстан һәм туган район иминлеге өчен куелган максатларга ирешүдә яңа көч бирсен!
 

2018 елның 12 декабрендә “Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Чуаш Борнае мәктәбе укучысы коррупциягә каршы юнәлешле иншалар Республика конкурсы призеры булды.

Күперләр төзү-дини йортлар төзү, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү кебек игелекле эш.

Сезгә коррупция фактлары белән очрашырга туры килгәне булдымы? Әлеге яман күренешкә каршы нинди юллар белән көрәшергә кирәк дип саныйсыз?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International