ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Чуаш Борнае авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы Сиктермә-Хузангай авылында Театр - күңел көзгесе” смотр – конкурсы кысаларында отчет концерты белән чыгыш ясады.

14 нче ноябрь көнне Иске Чаллы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2-9 нчы сыйныф укучылары өчен Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес узды. Укучылар бу дәрестә «Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре»белән таныштылар.

Район мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, яшь буында гражданлык активлыгын формалаштыру максатыннан, “Парламент дәресе-2018” кысаларында республика конкурсларының муниципаль этабы үткәрелде

24 ноябрьдә «Син-эшмәкәр» федераль проектының белем бирү программасы старт ала. Син дә гариза бирергә өлгер.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 10 нчы сыйныфта белем алучыларның төп гомуми белем программалары буенча, 2018 нче елның 15 нче ноябрендә – рус телен; 2018 нче елның 16 нчы ноябрендә – математиканың укытылу дәрәҗәсен тикшерү сроклары билгеләде.

Базарлы Матак мәктәбеннән тикшерүдә  егерме тугыз 10 нчы  сыйныф укучысы катнашачак.

13 ноябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган " Коррупциягә-юк!" дип исемләнгән тематик чара кысаларында мәктәп укучыларын чакырып,  аларга коррупциягә каршы көрәш чаралары һәм коррупциягә юл куймау турында сөйләделәр. Укучылар коррупция турында нәрсә беләсез, коррупция нәрсә ул дигән сорауларга җавап бирделәр һәм коррупциягә каршы көрәшкә багышланган рәсемнәр ясадылар.

2018 елның 10 ноябрендә Юхмачы авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы Югары Әлморза авылында “Театр - күңел көзгесе” смотр – конкурсы кысаларында отчет концерты белән чыгыш ясады. Концерт программасы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм уңышлы узды. "Умырзая" театр түгәрәге үзешчәннәре  профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштерелгән күренешләр уйнады


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 14 ноябренә барлыгы 35677 га (99%) суктырылган, шул исәптән көзге бодай-16251 га (100 %), борчак-1744 га (100%), көзге арыш-714 га (100 %), арпа-5924 га (100 %), солы-2454 га (100 %), тритикале-237 га (100 %), язгы бодай-555 га (100 %),  вика -277 га (100 %),  ясмык -146 %), карабодай-100% 2284 га (100%)5091 гектар бөртек кукурузы (93 %). Барлыгы 107036 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 1 гектардан 30 цн тәшкил итә.

Көнбагыш 11296 гектардан (95%), 18901 тонна суктырылган.

Туфракны төп эшкәртү 52,4 мең га (88 %).

97571 тонна сенаж, 120715 тонна силос, 6009 тонна печән әзерләнгән, 57466 тонна а/б, яки 1 шартлы баш терлеккә 22,1 цн а/б әзерләнгән. 19700 тонна салам әзерләнде.

Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә үткәрү булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына  изложение язарга хокуклы. Йомгаклау иншасын мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар да югары уку йортларына кергәндә аның нәтиҗәләрен күрсәтү өчен яза ала. 2018-2019 уку елына йомгаклау иншасының биш  юнәлеше сайланган: “Әтиләр һәм балалар”, “Хыял һәм чынбарлык”,”Үч һәм киң күңеллелек”, Сәнгать һәм һөнәр”, “Игелек һәм рәхимсезлек". Инша  язарга җирле вакыт белән  15 минут кала төрле төбәкләр өчен йомгаклау иншасы комплектлары бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ) рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылачак. Инша җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 10да башлана.

2018 елның 14 ноябренә һава торышы.

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м тизлектә көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -10º - 13º, аязган вакытта

һава температурасы -17º ка кадәр, көндез максималь температура 0º-4º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International