15 ноябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында хуҗабикәләр "Аулак өй" уенына җыелдылар. Кул эшләрен башкарганда алар яшьлек елларын искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм яшьлектәге җырларын җырладылар. Мондый кичәләр биредә инде традициягә әйләнде һәм чарада ташбилгелеләр бик теләп катнашалар.
2018 нче елның 15 нче ноябрендә Әлки муниципаль районының Апак авылында яшәүче Әхмәтҗанова Хәлимә Вәлиәхмәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
15 ноябрьдә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллин катнашында Чуаш Кичүе авыл җирлегенең административ бинасын ачу тантанасы булды
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2014 елдан контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда куркыныч-юнәлешле якын килү гамәлгә ашырыла. Роспотребнадзор башкарма хакимиятнең федераль органнарыннан беренчеләрдән булып куркыныч- юнәлешле күзәтчелекне гамәлгә кертүгә кереште, бу контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруның методик алымнарын яңадан карарга, иң беренче чиратта кешенең сәламәтлегенә зыян китерүнең югары потенциаль куркынычы булган эшкуарлык эшчәнлеге объектларын тикшерүгә өстенлек бирүгә һәм тырышлыкны туплауга мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә 2013 елдан республика территориясендә ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрә.
12 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр «Россиянең бөек исемнәре»проекты кысаларында финалда тавыш бирү уза. Ул Россиянең эре аэропортларына Бөек ватандашлар исемнәрен бирүгә багышланган.
14 ноябрь көнне начар гадәтләргә каршы профилактика кысаларында Иске Салман авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Янәшәдәге куркынычлыклар турында" әңгәмә үткәрделәр. Чарага мәктәп укучылары чакырылган иде, аларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр
15 ноябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбенең барлык сыйныфларында толерантлык көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Халыкара толерантлыкка багышланган көн-ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Түземлелек (толерантлык) астында «безнең дөнья мәдәниятләренең бай күптөрлелеген, үз-үзеңне тоту рәвешләрен һәм кеше шәхесен ихтирам итү, кабул итү һәм дөрес аңлау»дигән төшенчә аңлашыла. Декларация "кешеләр үз табигате буенча тышкы кыяфәте, торышы, сөйләме, үз-үзен тотышы һәм кыйммәтләре буенча аерылып торуларын тану" дип игълан итә. Сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучыларга толерантлык-күптөрлелеккә гармония, тынычлыкка һәм татулыкка юл икәнен аңлаттылар. Толерант булу- аерымлыкларга карамастан башкаларны хөрмәт итү. Бу башкаларга карата игътибарлы булу һәм безне якынайтуга игътибар итү дигәнне аңлата.
Татарстанда девелопер һәм банк арасында яңа шартларда хезмәттәшлек итү буенча пилот проекты кысаларында Сбербанк белән төзелгән проект финанслау килешүе нигезендә, өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен беренче теркәү булды.
15 нче ноябрь көнне Иске Чаллы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Эшмәкәрлек эшчәнлегенә һәвәслек" темасына тест үттеләр.