2018 елның 30 нчы октябрендә Иске Салман авыл җирлегендә киңәйтелгән утырыш узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде
10 елдан артык Түбән Әлморза мәчете имамы булып эшләгән Саттаров Насыйбулла Минсабир улы үз теләге белән вазифаларыннан азат ителде. Мәчетнең яңа имамы итеп мәхәллә кешеләре бертавыштан Мөхәммәтҗанов Фәрит Мәсхүт улын сайладылар.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Ремис Сәлахов Насыйбулла Саттаровка озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр һәм яңа сайланган имамга эшләрендә уңышлар теләделәр.
2018 елның 30 октябрендә Салман авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.
30 октябрь көнне Иске Матак авыл мәдәният йортында өлкәннәр арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Катнашучылар олы яшьтә булуларына карамастан, үзара мавыктыргыч ярыштылар. Җанатарлар бердәм булып спортчыларга көч биреп тордылар
26 октябрь көнне Борискино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре комсомолның 100 еллыгына багышланган тематик кичә үткәрделәр. Әлеге чарада авылдашлар бик теләп катнаштылар.
2018 елның 29 октябрендә район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе фракциясе утырышы булды. Утырышта тавыш бирү юлы белән фракциянең яңа җитәкчесе район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сайланды.
2018 елның 23-26 октябрендә Әлки муниципаль районының хатын - кызлар командалары арасында, ә 24 нче октябрьдән ир – ат командалары арасында 2018-2019 еллар сезоны волейбол буенча район чемпионаты узды
Район буенча ункөнлек эчендә шәхси сектордан 150930 кг сөт җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 3010 кг ка күбрәк һәм узган ункөнлек күрсәткечтән 622 кг ка кимрәк
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова аңлатып узганча: «Әгәр мөрәҗәгать итүче кадастр бәясен дөрес түгел дип санаса, ул аны судта яки Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча махсус комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Физик затлар сайлап ала алалар – судка яки комиссиягә мөрәҗәгать итәргә, ә юридик затлар башта нәкъ менә комиссиягә мөрәҗәгать итәргә тиеш»
29 октябрь көнне район мәдәният йортында Комсомолның оешуына 100 ел тулуга багышланган "Комсомол-яшь кенә түгел…»дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Аңа төрле буын комсомоллары җыелды. Очрашу дәвамында комсомол җырлары яңгырады. Бик кызыклы «Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам» дигән ил һәм авыл комсомолы тарихы турындагы китап һәм фотосурәтләр күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Бу чарага килгән һәркем, һичшиксез, әлеге күргәзмәгә килеп, аның экспонатларын, шул исәптән сакланып калган комсомол билетларын һәм хәтта исәп карточкаларын игътибар белән карады.