ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

19 нчы октябрь көнне Бибай -Чаллы авыл клубында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә язучы юбилеена багышланган Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан? " дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

23 октябрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 23 октябрьдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

20 октябрь көнне Иске Камка авыл җирлеге үзешчәннәре смотр-конкурс кысаларында Карамалы авылы халкын "Театр-күңел көзгесе" исемле концерт белән сөендерделәр. Тамашачылар һәр артистны җылы каршы алдылар, озак кына алкышларга күмделәр.

22 нче октябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә киңәшмә узды.

2018 елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт җәрәхәтләнүен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар»исемле  киң масштаблы чара узачак.

"Әлки хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Рөстәм улы Низамиев тормышындагы шатлыклы вакыйганы билгеләп үтә-аңа 55 яшь. Район башлыгы Александр Никошин аны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә котлады һәм район алдындагы хезмәтләре өчен Мактау грамотасы, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.

Алпар мәктәбе укытучылары “Татарстан-яңа гасыр” телеканалының “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар

20 октябрь көнне Садиково авыл клубында "Терроризм битлексез” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Әңгәмә барышында теракт барлыкка килгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар, балалар белән бергә мөмкин булган барлык хәлләр һәм алардан чыгу ысулларын карадылар

20 нче октябрьдә Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнаштылар. Кукмара һәм Буа районы артистлары белән берлектә алар ярминкәдә катнашучылар һәм кунаклар өчен концерт куйдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International