ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе»хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла

23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышланган «Кайнар линия» үткәрелде.

Дүрт сәгать дәвамында дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге тарафыннан 30 дан артык шалтырату кабул ителде, аларга квалификацияле җаваплар бирелде. Сезнең игътибарга  тема буенча бирелгән кайбер иң еш кабатлана торган сорау һәм җавапларны  тәкъдим итәбез.

23 октябрь көнне Хузангай авыл клубы, китапханә һәм музей хезмәткәрләре  бергәләп,  Комсомолның 100 еллыгына багышланган "Комсомолдан аерылмам" дип аталган саф һавада әдәби утырыш оештырдылар. Чараның төп максаты дәүләт һәм җәмгыять игътибарын яшь буын проблемаларына җәлеп итү, яшьләргә әхлакый һәм физик тәрбия бирүне көчәйтү, комсомол ветераннарын яшьләр белән эшләүгә тарту.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әлеге акциягә әлкилеләр дә кушыла – бу көнне 186 кеше туган телендә диктант язарга ниятли

19-20 октябрь көннәрендә МБУ «Алинә» УСЗ базасында авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган 2002-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды.

15 сентябрьдән бирле көзге-кышкы ау чоры  бара. Аучы-сунарчылар бу вакытта җәнлекләр дөньясы объектларын саклау кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә тиешләр.

Бүгенге көндә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында Татарстанның 400дән артык торак пункты чикләре турында мәгълүматлар бар. Бу республиканың барлык торак пунктлары чикләреннән 13%. Мәгълүматларны БДКРна тапшыру эше дәвам итәргә тиеш. РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, 2018 ел азагына чикләр реестрына 37% торак пункт чикләре турында, ә 2020 ел азагына – 80% мәгълүмат теркәлергә тиеш.  Мәгълүматлар кертү өчен әзерләнгән документлар закон таләпләренә туры килергә тиеш

Алексеевск штпда бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда кубогы һәм чемпионаты узды. Базарлы Матак урта мәктәбенең кече яшьтәгеләр командасы 2 урынны яулады! Олы яшьтәгеләр командасы -3 урын. Ике команда да декабрь аенда Казан шәһәрендә узачак финалга чыкты. Тренер: Муштаков Максим Сергеевич

21 октябрь көнне Чуаш Борнае авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Көзге буяулар” дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста катнашучылар үзләренең рәсемнәрендә туган якның көзге пейзажларын сурәтләделәр.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Идел – Кама» аучылык хуҗалыгы территориясендә атылган су йөзүче кошлардан (үрдәк) алынган биологик материал (Татарстан Республикасы) «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә (2018 нче елның 10 нчы октябрендә чыккан 144-158 нче номерлы) алынган лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча РНК А тибындагы грипп вирусы булуы турында хәбәр итә.

Моның белән бәйле рәвештә, Идарә, аеруча куркыныч авыруның – Югары патоген кош гриппы булдырмау буенча кирәкле чаралар күрүне сорый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International