Атна дәвамында мәдәният учреждениеләрендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә конкурслар, күңел ачу программалары белән уңыш бәйрәмнәре үткәрелде. Аларның максаты-ял итү һәм яхшы кәеф атмосферасы тудыру, күп кенә мондый программалар уен формасында узды
2018 нче елның 19 нчы октябрендә район мәдәният йортында район Башкарма комитетының чираттагы утырышы узды.
Утырышта канаштылар: Камахина Ирина Васильевна – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту һәм кулланучылар базары торышын анализлау бүлеге начальнигы; Панов Александр Андреевич - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы; Хәсәнов Илдар Наил улы - " Алкоторг»ҖЧҖ супервайзеры; Сәлахов Рамил Шамил улы – «Әлки» КҖ рәисе; авыл җирлекләре башлыклары; Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту буенча ведомствоара комиссия әгъзалары;алкоголь продукциясен сатучы сәүдә предприятиеләре вәкилләре, Башкарма комитет хезмәткәрләре.
Бу атна дәвамында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә дәүләт хезмәткәрләре бүләкләнде.
18 октябрь көнне Хлебодар авыл клубында балалар өчен "Көзге уеннар"дигән уен программасы үткәрелде. Чара балаларның көз һәм аның сынамышлары турында күзаллауын булдыру максатыннан үткәрелде. Әлеге чарада балалар бәйрәмнең төп кунагы - Алтын көз белән бергә уен эшчәнлегенә җәлеп ителде
Маллар өчен 120 мең 715 тонна силос базларга салынды. Силос өчен кукуруз тулысы белән җыеп алынды.
Базарлы Матак янәшәсендә төзелүче “Алтын үзән” (“Золотая долина”) сәнәгать мәйданчыгында су өчен скважина борауланган иде. Хәзер инде бирегә су башнясы урнаштырылды һәм 200 метр озынлыгында суүткәргечләр салына башлады.
Базарлы Матак авылының күп кенә урамнарында быел көз миләш, чыршы, нарат, тирәк үсентеләре утырттылар.
Бу хакта газета укучыларга алдан ук хәбәр ителгән иде.
Ир-ат гомеренең иң бәхетле чоры ул ике буын арасында калгач башланадыр.
Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл җирлекләре башлыклары бертуган Минсабировларның гаилә фермасы базасында терлек үрчетү мәсьәләләре буенча куст семинары үткәрделәр , анда ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнү планлаштырыла, моның өчен махсус җиһазлар урнаштырылды