ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» Республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президентының 2002 елның 26 февралендәге ПУ-121 номерлы Указы белән гамәлгә куелды. Конкурсны үткәрү инициаторы - Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре Ассоциациясе (2015 елның декабреннән - Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе). Конкурс үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш керткән предприятие һәм оешма җитәкчеләренең иҗтимагый танылуын, уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.

Әхмәт, Иске Салман авыл мәдәният йортлары һәм Түбән Колчурино, Татар Мулла, Яңа Камка авыл клубы хезмәткәрләре " Алтын көз»дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Рәсемнәр якты һәм матур килеп чыкты

Районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә, расланган график нигезендә, 11 октябрьдән авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга һәм ремонтлауга кую мәсьәләләре буенча үзара тикшерүләр башланды.

Әйтик, 2018 елның 9 аенда Татарстанда 98 855 ипотека килешүе теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31.1% ка күбрәк: ә былтыр шул ук вакытта 75 меңнән артык ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта кредит килешүләре (ипотека кредиты буенча килешүләр) буенча ипотека кредитлары саны 60 385 тәшкил иткән, шуларның 21 675се – Казанда.

13 октябрь көнне Нәби Дәүли исемендәгегимназия укучылары. "Агач утырт!" экологик акциясендә катнашты. 8,10 сыйныф экоотрядлары Кыр урамында һәм Геройлар паркында үсентеләр утырттылар

15 нче октябрь көнне район мәдәният йортында район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы 

Башкарма комитет җитәкчесе Йосыпов И.В. җитәкчелегендә киңәшмә узды.

2018 елның 13 октябре. Алинә УСЗда Әлки муниципаль районының өлкән яшьтәге кешеләр декадасына багышланган спартакиадасы узды. Чарада район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Хәлиуллин Ришат Әсәт улы, район пенсионерлары берлеге рәисе Галләмов Рәис Фоат улы катнашты.

14 октябрь көнне Әлки муниципаль районы Апак авыл җирлегенең Иске Тумба авылында яшәүче Захарова Прасковья Григорьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

14 октябрьдә Әлки районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ат чабышлары үткәрелде

Нигездә авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районыбыз өчен  Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне төп һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Әлкилеләр аны нинди хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый, киләчәккә нинди планнар тәгаенләнә? Шул хактагы берничә сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиевкә мөрәҗәгать иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International