1 Май бәйрәмендә безне дүрт көн рәттән ял көтә.
1 апрельдән социаль пенсияләр арта.
Атеросклероз – холестеринның күплеге белән бәйле тамырлар авыруы, яисә кан тамырларыныӊ үткәрү мөмкинлеге кимүе. Бу авыру яшь бару белән үзен нык сиздерә.
“Алинә” универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде.
Хәзер транспорт йөртүчеләр дә яктылык кайтаргыч жилетлар файдаланырга тиеш.
Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр шуны таләп итә.
30 мартта “ Алинә” универсаль спорт залында Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы буенча зур турнир үткәрелә.
Укучылар арасында бәйгеләр сәгать 10 да, олылар арасында 18 сәгатьтә башлана. Ярышларны тамаша кылырга рәхим итегез!
Боз тишеп балык тотучылар өчен хәвефле вакыт җитте – чуртаннар шәп чиртсә дә, сулыкларга керү куркыныч хәзер.
Район мәдәният йортында 1-2 апрельдә “Сугыш чоры хатлары” фотокүргәзмәсе эшләячәк.
Вакыт тиз узсын дисәң, ссуда я кредит ал, диләр замана акылбашлары.
Ә бит дөрес сөйлиләр: бер кочак квитанция буенча айлык түләүләрдән котылып өлгермисең, инде тагын бер ай үтеп бара, димәк, ут, газ, электр һ.б. хезмәтләр өчен бурычларны капларга кирәк.
Иске Салман һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә үткән атнада республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мәгълүмати-консультатив төркемнәр эшләде.
Алар авыл халкына һәртөрле хокукый мәсьәләләр буенча юридик ярдәм күрсәттеләр.