ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр, традиция буенча, республикада санитар-экология икеайлыгы дәвам итәчәк. 

31 мартта район хакимиятендә узган киңәшмәдә шул хакта сүз барды, бурычлар билгеләнде.

Мартта район ЗАГС бүлегендә яңа туган 14 бала теркәлгән.

“Яхшы укытучы булыр өчен укытучы үзенең эшен дә, укучыларны да чын күңелдән яратырга тиеш”–дигән рус тарихчысы В.Ключевский.

7 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында район Сабантуйлары батыры, герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге республика милли көрәш бәйгесе җиңүчесе Талибулла Яруллин истәлегенә традицион ярышлар була. 


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Районыбыз вәкилләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган ярминкәдә  1 миллион 100 мең сумлык товар саттылар.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

1-2 апрельдә район мәдәният йортында “Сугыш еллары хатлары. 1941-1945” республика күчмә фотокүргәзмәсе эшләде. Бүген биредә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, яшьармиячеләр, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында фотокүргәзмә ачылуга багышланган тантаналы чара булды.

Чуаш милли көрәше буенча Нурлат шәһәрендә узган республика турнирыннан район спортчылары  зур бүләкләр алып кайттылар.

“Алинә” универсаль спорт залында  Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир  үткәрелде.


1
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Базарлы Матакта туып үскән, мәктәп елларыннан ук футбол белән җенләнгән Наил Гыйззәтуллин районда үз призларына мини-футбол бәйгесе үткәрергә теләк белдергәч, әлеге тәкъдим  хуплап кабул ителде. 

Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы  Илдар Хәбибуллин “Пушкин укулары” Ачык Бөтенроссия  бәйгесенең “Сәхнә сәнгате” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International