ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

2018 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр

Мәгълүм булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залына Яңа ел алдыннан бик мөһим җиһаз урнаштырылды. 

Роспотребнадзор Татарстан Идарәсенең Нурлат, Аксубай районнарында территориаль бүлеге 2018 елның 18 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр 2000 һәм 200 сумлык акча купюраларының әйләнешкә керүе уңаеннан кулланучылар өчен “кайнар линия” һәм консультацияләр оештыра.

Сораулар белән 8(84345)-2-08-83, 2-05-38 “кайнар линия” телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

Бүген Базарлы Матакта Никахлашу залында тантаналы төстә Алмаз һәм Дилә Хәмәтҗановларның законлы никахы теркәлде.

18 гыйнвар кичендә Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәвендә район благочинные Андрей Зиньков бәйрәм гыйбадәте үткәрде.

 Ә төнлә ул Базарлы Матак буасында Суны бөек изгеләндерү йоласын башкарды. Әлеге чараларда күп кеше катнашты.


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнварда район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең район туры үткәрелә.

Иң булдыклы, иң тырыш гүзәл затларыбызны ачыклауга юнәлдерелгән әлеге тамаша район мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә башлана. Бәйгене карарга чакырабыз сезне! 

 

Роспотребнадзор Татарстан Идарәсенең Нурлат, Аксубай районнарында территориаль бүлеге һәр айның өченче чәршәмбесендә 14.00 дән 16.00 гә кадәр һәм һәр кварталның беренче аеның икенче пәнҗешәмбесендә 10.00 дән 12.00 гә кадәр эшмәкәрләр өчен Бердәм  “ачык ишекләр” көннәре үткәрә. Адресы: Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 10.

“Узган елның ноябрь аеннан Яңа Салман табиблык амбулаториясе  белгечсез калды. 

Районыбызда бадминтон спорты белән ныклап шөгыльләнүче 10 егет һәм кызга бүләк ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International