ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклау максатында “Тоннель” профилактика чарасы үткәрә.

Әлеге операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү, пассажирларны йөртү таләпләрен бозу кебек кагыйдәләрне бозуны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк.


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Быел кар азрак дип зарланышырга өлгермәдек, узган атна ахырында кар-буран туздыра башлады, чәршәмбегә каршы төндә бигрәк тә ишеп яуды ул.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Иске Камкада балалар бакчасы янә эшли башлауга халык бик сөенгән. 

Авыл җыенында бу җәһәттән район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. “Әгәр балалар булса,  мәктәпне дә эшләтеп җибәрәбез”,–диде район башлыгы Александр Никошин аларга җавап итеп.

Людмила Александровна байтак еллар инде авылда почтальон булып эшли. 


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Районыбыз авылларында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына  һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотр-конкурс дәвам итә.

Яңа елга кергәндә “Ел берүк имин, матур килсен, икмәк уңышы мул булсын”, дип телибез. Кырлар әле кар юрганы астында ятса да, киләсе уңышның нинди буласын белгечләр күпмедер дәрәҗәдә фаразлый ала инде.

Тышта кыш хакимлек итә – әле суык бар дөньясын ап-ак бәскә төрә, әле кар-буран туздыра. 


20
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында  “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте командалары арасында мини-футбол ярышлары узды.

Бу яман гадәт тозагына эләгүчеләр арасында үсмерләрнең  булмавы да сөендерә. 

Әмма көендерерлек сәбәпләр дә бар. Узган ел районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле  өч җинаять ачылган. Ел әле башланды гына, ә үткән атнада район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матактагы бер фатирда наркотик матдәләргә тап булганнар. Бу факт буенча да җинаять эше кузгатылган.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Яңа ачылган чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында район беренчелеге ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International