ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы атналарда районыбызда “Яңарыш-Возрождение” республика хәйрия фондына акча күчерү активлашты.

Каракүл авылы уртасындагы күл чистартылды һәм тирәнәйтелде.

Район халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге 6 декабрьдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкә 9 дан 12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәшгуль булмаган барлык инвалидлар әлеге чарада катнашырга чакырыла.

ЕСИА аша дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр башкару җайлы һәм тиз.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Бердәм Россия”партиясенең 16 еллыгы уңаеннан партиянең җирле бүлекчәсендә халыкны кабул итүләр бара.

1 декабрьдә 10 нан 14 сәгатькә кадәр җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә әлкилеләрне гозерләре белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: 89270350753, 21-7-57.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Хәрби-кулланма спорт төрләре буенча республика спартакиадасында район командасы уңышлы чыгыш ясады.

30 ноябрьдә 10.00-11.00 сәгатьләрдә район халкын Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова кабул итә.

Кабул итү район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур, 21) булачак. Алдан язылу өчен тел.: 2-07-39, 2-00-59.

Район мәктәпләре укучылары, бергә җыелып, яшь гражданнар форумы үткәрделәр

Чуаш Кичүе үзешчәннәре үз авыллары клубы сәхнәсендә Фоат Садриев әсәре буенча “Җәмилә бураннары” дигән спектакль куйганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International