Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада ике кыз дөньяга килгән.
Бәбиләрнең берсе күрше Спас районыныкы.
Мәктәпләрдәге ата-аналар комитетлары арасында “Дус сыйныф серләре” (“Секреты дружного класса”) дигән республика конкурсы булып үтте.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 79 очрагын ачыклаганнар.
Әлки районы мөселманнарын 20 майда Спас районының Болгар шәһәрендә үтәсе “Изге Болгар җыены”на чакыралар
21 майга кадәр “Әлки хәбәрләре” газетасына арзанрак бәядән язылырга була.
Кичә Базары Матакта “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Җиүнең 72 еллыгына багышлап зур спорт чарасы - киокусинкай каратэ буенча район беренчелеге үткәрелде.
9 Май – Җиңү көне алдыннан Новостройка авылында Бөек Ватан сугышында илебез азатлгы өчен көршкән авылдашлары хөрмәтенә истәлек плитәсе ачылды. Бу эш авыл халкы иниөиативасы белән һәм алар үзләре җыйган акчага башкарылды.
“Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы зур түгел. Биредә дистәдән артык кеше хезмәт куя.
Һәм һәркайсының гаиләсендә Бөек Ватан сугышында көрәшкән якыннарының истәлеген кадерләп саклыйлар.
…Совет халкы фашист илбасарларына каршы алып барган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә.
Ул көн-төннәрнең һәр сәгате, һәр мизгеле чиксез озын булып тоелгандыр, чөнки яу кырларында солдат һәм офицерлар, тылда ач-ялангач кешеләр, оккупацияләнгән территорияләрдә һәм концлагерьларда тоткыннар, әсирләр меңәрләп кырылган бит. Илебез бәйсезлеген югалтмасын, совет халкы азат, ирекле булсын өчен 1941-45 елларда 27,6 миллионнан артык кеше һәлак булган!