ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан мәктәпләре арасында “Уңышлы мәктәп” конкурсы үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре чыгарылды.

“Татмедиа” АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату хакында игълан итә.

“Ләйсән” йөзү бассейнында җәй башында ике урынга куркынычсызлык баскычлары куелачак.

Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Казанда узган  “Весенние проталины” 7 нче Бөтенроссия вокал-хор иҗаты бәйгесендә җиңүләр яуладылар.


6
май, 2017 ел
шимбә

Шундый кешеләр була: бер тапкыр күреп сөйләштеңме, аны инде оныта алмыйсың, ниндидер сөйкемле ягы белән күңелеңнең почмагын яулый да куя.

 Түбән Әлкидән Әсәдулла ага Хисмәтов та шундый: кечкенә генә буйлы, җитез бу бабайның түп-түгәрәк йөзенә, кысык күзләренә якты елмаю әйтерсең бөтенләйгә кунган да, йоклаганда да сүнми кебек. “Җырла әле, Әсәдулла абый, дисәң, һич ялындырмый, көй суза. Сөйлә әле үткәннәреңне, дисәң, түземлегеңне тупла да, тыңла, ул хәтере почмакларыннан тартып чыгарып каршыңа әллә кайчан булган вакыйгаларны тезә генә.

“Строитель и К” оешмасы төзүчеләре Яңа Салман клубының авыл җирлеге Советы эшли торган өлешен ремонтлап бетереп киләләр.


5
май, 2017 ел
җомга

Район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг 9 майда сәгать 10 да башлана. Бу көнне иртәдән  Үзәк паркта ачык һавада  музей,   библиоблиндаж, тир  эшләячәк.  12.00-14.00 сәгатьләрдә район үзешчәннәре концерт күрсәтә. Бик күп кеше катнашында «Үлемсез полк» маршы булачак. 

Бәйрәм чаралары кич тә дәвам итә. 19.00 дә Үзәк паркта концерт башлана. 22 сәгатьтә зур бәйрәм фейерверкы була. Бәйрәм чараларында актив катнашыйк!

 

Татарстанда игълан ителгән “Беренче чәчәк-2017” акциясе 22 майга кадәр дәвам итәчәк.

Масштаблары буенча тиңе булмаган “Үлемсез полк” акциясенең тарихы 2007 елда Төмәндә башлана. 

Җиңү көнендә бер төркем ветераннар фронтовик әтиләренең фотоларын тотып шәһәрнең төп урамыннан узалар. Бу башлангычны бик күпләр хуплап ала. Ике елдан соң мондый парадлар инде илебезнең егермедән артык төбәгендә үтә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International