Авыл җирлекләре рейтингында Иске Алпар лидерлыкны бирми.
Район мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәләр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында республика ветеринария хезмәте “Хайваннар дөньясында” дигән бәйрәм үткәрде һәм анда безнең район вәкилләре дә катнашты.
Оренбургта хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләре уллары янында кунакта булып кайттылар.
Узган шимбәдә Казанда булган Яңа ел алды ярминкәсендә әлкилеләр 920 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары саттылар.
Авылдагы ике катлы мәдәният йорты бинасы 50 ел элек төзелгән булган икән. Чыннан да, ул бик нык тузган иде инде. Мәдәният учагын төзекләндерүгә республикадан 10 миллион сум акча бирелде. Ремонт эшләре быел март аенда башланды. Аны Казаннан “Төзелеш” ҖЧҖ башкарды. Бинаны яңартуга район мәдәният хезмәткәрләренең дә зур өлеше керде –алар даими рәвештә өмәләр оештырып, төзекләндерү эшләрендә ярдәм иттеләр.
Быел район икътисадын һәм җәмгыяви тармакларны үстерүгә предприятиеләр һәм оешмалар төп капиталга 1 млрд.
Район үзәгендә чыршылар сатучы машина янында һәр көнне халык мәш килә. Күпләр Яңа ел бәйрәмен яшел урман кунагыннан башка үткәрүне күз алдына да китерми.
Юлларда балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү максаты белән
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты киләсе елда зураерга тора. Биредә хәзер 50 кеше тәрбияләнсә, ул тагы 20 кешегә артачак. Моның өчен интернатта зур ремонт эшләре төгәлләнгән инде.