ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның тугыз аенда шәхси хуҗалыклардан 6169 тонна сөт хәзерләнде. Шулай итеп, йортында сыер асраган һәм гаиләсе кирәгеннән арткан сөтне тапшырган хуҗалар 102 миллион 549 мең сум акча эшләп алды.

Урман утырту акциясе башланганнан бирле районыбызда 700 төп агач утыртылды инде.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге белгечләре аңлатуынча, пенсионер эштән киткән очракта, ул пенсиясенең индексацияләнеп килгән иминият өлешен бары өч айдан соң гына алырга хокуклы.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Җәмәгать тәртибен саклаучы яшьләр оешмаларының 6  нчы республика спартакиадасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары да катнашып, командалар арасында икенче урын алып кайттылар.

Алабуга шәһәрендә бокс буенча Бөтенроссия турниры уздырылды.

Район халкының коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары күбәйгән.

Районыбыздан ун кешелек делегация Казанда Укытучылар бәйрәмендә булып кайтты.

Көзге каникул вакытында тест үткәреп  укытучыларның белемнәрен бәяләү күздә тотыла.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән. 

 

2015 елда булган милек-мөлкәтебез өчен салымны түләү вакыты быел үзгәртелде – һәркем җир, транспорт һәм күчемсез милек салымын 1 декабрьдән дә соңга калмый түләп өлгерергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International