ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин киңәшмә үткәрде, анда узган атнага йомгак ясадылар, агымдагы мәсьәләләрне карадылар, якын арада чаралар планы белән таныштылар.

Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р номерлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында сезгә Россия яшьләре АИС системасында теркәлү башлану турында хәбәр итәбез (myrosmol.ru) түбәндәге округ яшьләр форумнарына:

Кичә, 22 апрельдә, республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Хәйруллин фонды» директоры «Ел хәйриячесе-2018»дипломы белән бүләкләнде.

Узган атнада, пәнҗешәмбе көнне, 18 апрельдә, депутатлар Дәүләт Думасына авылда эшләүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен саклап калу турында закон проектын керттеләр.

Россия урманнарына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 26 мартындагы 612-р номерлы боерыгы нигезендә республикада ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне»табигатьне саклау акциясе 2019 нчы елның 27 нче апрелендә узачак.Шуңа бәйле рәвештә әлеге акцияне хуплавыгызны һәм «Урман утырту көне»табигатьне саклау акциясе кысаларында тиешле чараларда катнашуыгызны сорыйбыз.

Мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләр арасында Яшьләр парламентының 2 нче утырышы узды. Яшь белгечләргә торак бирү һәм районның демографик халәте турында сүз барды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм аның 78 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «ветераннарның ике айлыгы»социаль акциясе үткәрә. Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт ала һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы оешмалары буенча 1апрельга тулаем савым 155 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 151,1 тонна сатылган.

Әлки районы: Базарлы Матак авылында соңгы айда 50гә якын йорт хуҗалыгы телевизорларны цифрлы тапшырулар кабул итүгә күчерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International