ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген районыбызда 70 кеше һөнәри керемгә салым режимында теркәлеп эшли башлады.

Әлки районы үзәк хастаханәсендә 23 апрельдә “Кайнар линия” ачыла

22 апрельдә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе старт ала. Быел ул 2 этапта узачак: 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр.

Чисталык ул – матурлык та, сәламәтлек нигезе дә. Авылларыбызны чиста тотуга елдан-ел күбрәк әһәмият бирелә. Узган елдан бирле районыбызда тәртип-чисталык урнаштыру белән “Экосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә Базарлы Матакта һәм башка авылларда сизелерлек үзгәрешләр булды.

Ел саен, 2005 елдан башлап, апрельнең соңгы атнасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы инициативасы буенча бөтен дөньяда Бөтендөнья иммунизация атналыгы үткәрелә (элек ул Европа иммунизация атнасы – ЕНИ дип аталган иде).

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең агымдагы темплары турында хәбәр итте.

20 апрель көнне Борискино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Вербные обычия"дигән танып-белү программасы үткәрделәр.

20 апрель көнне Хузангай авыл клубы хезмәткәрләре Җир турында "Без җир рәсемен ясыйбыз"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Әлеге конкурсның максаты: үсеп килүче буында туган табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, күзәтергә, нәтиҗәләр ясарга, гомумиләштерергә өйрәтү иде.

2015 елның 19 апрелендә Әлки муниципаль районында «Көнчыгыш ашлык продуктлары» АҖ отрядларында,Ташбилге авылында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 20 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 18 берәмлек техник карап чыгу уңышлы узды, узган техникага актлар язылды. Җитешсезлекләрне бетергәннән соң, техниканы өстәмә карау үткәреләчәк.

21 апрель көнне Салман авылы мәдәният йортында  "Җырлыйк әле"дип исемләнгән караоке кичәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International