ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

 2019 елның 22-23 мартында Иерусалим шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча Европа чемпионаты узды. Андрей Зиньков җыелма команда составында чемпионатның бронза призеры булды

Татар Мулла авылы клубы хезмәткәрләре театр көненә багышланган тематик чара үткәрделәр. Балалар өчен актерлык осталыгы буенча чын дәресләр әзерләделәр, аларга үзләрен актерлар ролендә тоярга тәкъдим ителде. 

Дәүләт кадастр исәбе-ул милек турында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү. Бу нинди дә булса күчемсез милек булу фактын раслый. Ләкин милек турында мәгълүмат кертү генә түгел, ә күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую да, реестрдан төшереп калдыру да бар. Әгәр дә торак йортны сүткән яки янгын булган очракта, объектны юкка чыгару сәбәпләре булырга мөмкин, шулай ук бу суд карары буенча да булырга мөмкин

23 март көнне Салман авылы мәдәният йортында 70 нче еллар дискотекасы узды.  Ретро стилен яратучылыр рәхәтләнепкүңелләреннән күңел ачтылар, чөнки 40 ел элек яңгыраган җырлар соңгы елларда икенче популярлыгын алды.

2019 елның 21-23 мартында Чирмешәндә 2002-2004 елгы егетләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды, Хәйруллин Никита 1 урын, Мисалов Фәнзил 1 урын, Захаров Никита 2 урын, Дормидонтова Аэлита 3 урын алды

22 мартта Түбән Кәчи авыл җирлеге үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Юхмачы авыл мәдәният йорты тамашачылары алдында чыгыш ясадылар. "Очаровашки"хореография коллективы кызлары чыгышы тамашачыларга аеруча истә калды.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышы булды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты. 2018 елда Росреестр эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2019 елның 1 гыйнварына Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 162,5 млн күчемсез милек объекты исәпкә алынган. 2018 елда ЕГРНда исәпкә алынган күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясе 672,3 трлн сум тәшкил итте.

 Базарлы Матак урта мәктәбенең тимурчылар отряды көрәкләр белән коралланды һәм кышкы мәшәкатьләрне чишәргә ярдәм итте. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз ветераннар өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез. Өлкән буын түбәдәге зур кар көртләре һәм боз сөңгеләре белән көрәшә  алмый. Шунысы куанычлы, кеше кайгысына битараф булмаган иреклеләр саны елдан-ел арта бара. Активистлар изге эшләр өчен рәхмәт хатлары алдылар, ә балалар, үз чиратында, киләчәктә игелек кылуны дәвам итәргә планлаштыралар.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

24 март көнне Яңа Чаллы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Минем яраткан китабым"дигән танып-белү программасы үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, эчтәлеге белән таныштырдылар.

2019 елның 25 мартында  Базарлы Матак авылы мәдәният йортында  Әлки районының авыл мәдәният йортлары, клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашында  мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International