ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

 Татарстанда күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) иң күбе, элеккечә, күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләрне соратып алалар. 2018 елда ТР буенча Кадастр палатасы тарафыннан 450 меңнән артык шундый өземтә әзерләнде. Бу узган ел учреждение тарафыннан әзерләнгән документларның 34% ын тәшкил итә.

24 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында "Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” федераль стратегик инициативаның республика этабы узды. Бу инициатива узган елның апрелендә, 14-17 яшьлек катнашучыларны сайлап алу башланганда тормышка ашырыла башлады.

28 март көнне Иске Кората мәдәният йортында "Талантлар сәхнәгә" дип исемләнгән театраль викторина үткәрелде, анда "Песи һәм ата мәче" һәм "Тылсымлы йозак"әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

28 март көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле каникуллар"дигән спорт-күңел ачу чарасы узды. Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Яшь аермасы төрле булуга карамастан, ике актив команда формалашты.  Чара барышында һәр катнашучыга көченә карап  биремнәр табылды, шуңа күрә беркем дә читтә калмады.

27 март көнне П. Хузангай музеенда Халыкара театр көне билгеләп үтелде. Анда үзәк урынны шагыйрьнең тол хатыны, СССРның халык артисткасы Вера Кузьминична Кузьминаның портретын алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 29 мартыннан 29 апреленә кадәр «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү»ведомство программасында катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.

Документлар һәм гаризалар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә (309 кабинет).

Бүген «Ривьера» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстанның күчемсез милек базары лидерлары» форумы узды, анда дәүләт органнары, төзелеш компанияләре, банклар, күчемсез милек агентлыклары һәм бшка вәкилләр катнашты.  Татарстан Росреестрын юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве һәм өлешләп катнашу килешүләре бүлеге башлыгы Лилия Борһанова тәкъдим итте.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 29 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, юлларда көчле бозлавык.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Федерациясендә дуңгызларның африка чумасы (АЧС) буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә киеренке булып калуын хәбәр итә.

Иске Тахтала авыл клубы үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Югары Матак авыл клубында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International