20 мартта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышы булды, анда комиссия эшчәнлеген тикшерүгә башлангыч йомгак ясалды, шулай ук җәмәгать тәрбиячеләренең эше мәсьәләсе каралды.
19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.
Базарлы Матак мәктәбенең башлангыч сыйныфларында проектларны яклау узды. Балалар ата-аналар ярдәме белән төрле темаларга чын тикшеренү эшләре әзерләделәр. Иң яхшы эшләр мәктәп фәнни гамәли конференциясендә катнашу өчен сайлап алынды.
Базарлы Матак урта мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары Алексеевск аграр көллияте филиалы вәкилләре белән очрашты.
Түбән Колчурино авыл клубында “Чәчәкләр һәм үләннәр турында без нәрсә беләбез? " дигән викторина булып узды. Чара башында авыл клубы мөдире безнең җирлектә үсә торган агулы һәм шифалы үсемлекләр турында сөйләде. Балалар үсемлекләрне танып белү буенча викторинада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, табигать турында журналлар укыдылар һәм карадылар.
2019 елның 19 мартында Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «C»категориясе тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Машина йөртү теориясе һәм күнекмәләре буенча имтиханнарга барлык студентлар да кертелде. Имтиханнарны уңышлы тапшырган барлык студентлар да тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 21 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Бөтенроссия "Ачык ишекләр көне” кысаларында эшмәкәрләр өчен үз эшчәнлекләре турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем өчен мәгълүмат алу мөмкинлеге арттыру максатларында, 2019 елның 21 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) эшмәкәрләр өчен республика территориясендә идарә һәм территориаль бүлекләрдә Бердәм "Ачык ишекләр көне” оештыра.
14 март көнне Министрлыкта "VIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены" татар конгрессы делегатлары белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов каршы алды.
Югары Колчурино авылының «Кыңгырау " балалар бакчасында балалар өчен «Туган тел көне»дип исемләнгән күңел ачу-танып-белү чарасы оештырылды. Ул туган телгә, шулай ук башка телләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелде. Балалар белән җирдә төрле милләт кешеләре яшәве һәм төрле телләрдә сөйләшүләре турында әңгәмә үткәрелде. Һәр халык үзенең телен, гореф-гадәтләрен кадерли. Балалар төрле милләт костюмнары белән таныштылар, “Җир балалары дус” хор уенын уйнадылар,хәрефләрдән иң кадерле булган «әни, «Ватан», «Тынычлык» дигән сүзләрне җыйдылар.