Дәүләт хезмәтләреннән Портал аша файдаланып, хокукларны теркәү органына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. ЕГРН мәгълүмат бирү турында сорау җибәрергә яки эш урынын калдырып китмичә генә уңайлы вакытта гариза бирергә мөмкин. Шул ук вакытта сезнең уңайлы форманы һәм әзер документларны алу ысулын сайларга мөмкин.
2019 елның 5 марты. ТР буенча ФСПХ идарәсенең территориаль бүлекчәләре катнашында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.
Балалар иҗат йортының "ОЛИМП" спорт клубы тәрбияләнүчеләре, Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бадминтон буенча "Каләм пробасы"республика ярышларында беренче урынны алдылар. Команда Татарстан данын Саратов шәһәрендә яклаячак. Команда тренеры Муштаков М. С.
2019 елның 2 мартында Иске Алпар торак пунктында шәхси эшмәкәрләр, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшсез гражданнар белән очрашу булып узды.
Күңелсезлекләргә юлыкмас өчен берничә гади кагыйдәләрне истә калдырырга һәм үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
2019 елда кыска сроклы ташламалы кредитлауның субсидияләр лимиты 734,6 млн. сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд. сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген бирә
1 март көнне Түбән Колчурино авыл клубында «Без язгы Кәефне ясыйбыз»дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар буяу, фломастерлар, төсле карандашлар ярдәмендә бик матур рәсемнәр ясадылар. Балалар үз эшләрендә яз һәм табигатькә мөнәсәбәтен чагылдырдылар.
2019 елның 15 мартында, 1983 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы химаясендә ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Trusted Smart Products» – цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар девизы астында билгеләп үтелә. Смарт-җайланмаларга* смартфоннар; фитнес-трекерлар; тавыш ярдәмчеләре; «акыллы» телевизорлар; сәгатьләр һәм башкалар керә.
28 февраль көнне Түбән Әлки авыл җирлеге үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Үргәгар авыл мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. "Тургай"фольклор ансамбле чыгышы тамашачыларга аеруча ошады.
2019 елның 1 мартында Иске Матак һәм Төгәлбай авылларында халкының шәхси эшмәкәрләр, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшсез гражданнар белән очрашулар узды. Очрашулар әңгәмә форматында уза, халыкка гамәлдәге программалар, бизнеска ярдәм итү чаралары аңлатыла. Алга таба бергәләп хәл итү өчен халык тарафыннан проблемалы мәсьәләләр әйтелде.