ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 мартында «авыл хуҗалыгы иминияте өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм «авыл хуҗалыгын үстерү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»563-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керә. Аны кабул итү авыл хуҗалыгы иминләштерүе механизмын камилләштерергә һәм Аграрийларда да, иминият оешмаларында да бу дәрәҗәдә дәүләт ярдәме белән кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы продукцияне сәүдә нокталарына китерүдә өзеклекләрне һәм озакка сузуны көтеп тормый.

“Меркурий” мәгълүмат системасы 2018 елның июль башыннан “Меркурий” мәгълүмат системасында 726 миллионнан артык электрон ветеринария-озату документы   тутырылуын күрсәтте. Хәзерге вакытта көн дәвамында 5 млн.га якын электрон   ветеринария-озату документы  тутырыла.

14 февраль көнне П. Хузангай музеенда аның хезмәткәрләре, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.  

2018 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларны һәм кадастр исәбенә теркәүгә бирелгән 43 меңнән артык документ караусыз кире кайтарылган. Эле башланган гына 2019 елда  - 4120. 

28 февраль көнне Бибай-Чаллы авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле балачак"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп чанада шудылар, шашка һәм доминода уйнадылар.

28 февраль көнне Иске Камка авылында шәхси эшмәкәрләр, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшсез гражданнар белән очрашу булып узды. Очрашулар әңгәмә рәвешендә уза, гамәлдәге программалар, бизнеска ярдәм итү чаралары аңлатылды. Проблемалар, хәл ителергә тиешле мәсьәләләр турында сүз барды.

28 февраль көнне Түбән Колчурино авыл клубында 40 яшьтән узганнар өчен "Чәч чалланса да, күңел яшь"дип исемләнгән ял кичәсе булып узды.Әбиләребез , дәү әниләребез , бабайларыбыз  телевизор, компьютер булмаган вакытларга  вакытларын ничек  үткәрүләрен искә төшерү өчен җыелдылар.

28 февраль көнне Юхмачы мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында шашка буенча турнир булып узды. Балалар зур җаваплылык һәм зур кызыксыну белән турнирга катнаштылар. Логикада һәм интеллектта үз көндәшләре белән көрәшеп, укучылар шашка уенының төрле булуын күрсәттеләр.

2019 елның 27 февралендә Әлки муниципаль районы башлыгы каршындагы Эшкуарлык буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Эшмәкәрләр советының төп бурычы-безнең район территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыруга ярдәм итү. Утырышта районның кече бизнесында түбән хезмәт хакы мәсьәләсе каралды. РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12 нче номерлы Баш дәүләт салым инспекторы Голубева Наталья Валентиновна һөнәри керемгә яңа салым турында сөйләде.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28 февралендә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Хәйруллин Айрат Нәҗип улының депутатлар кабул итүе булды, барлык сораулар да җентекләп каралды, һәр мөрәҗәгатькә җавап бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International