ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Федераль салым хезмәте 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә 2019 елның 1 гыйнварыннан Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «профессиональ керемгә салым» дигән яңа махсус салым режимын билгеләүгә бәйле рәвештә әлеге закон нигезләмәләрен куллану мәсьәләләре буенча аңлатмалар җибәрә.

26 февраль көнне Балалар иҗат йортында "Базарлы Матак авылы Ленин урамы буенча Бульвар" проекты буенча  җәмәгать фикер алышуы булып узды.

Фикер алышуда җирле халык, якын тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, активистлар һәм җирле җәмгыять вәкилләре, эшмәкәрләр катнашты.

Төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетереләчәк.

Проект белән park. tatar сайтында танышырга мөмкин.

22 февраль көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Юхмачы авылындагы «Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда Ватанны саклаучылар көненә багышланган  “Ирләр сезнең өчен!” дигән концерт күрсәтте.

Һәр атна саен без авылда үз эшләрен ачкан, гаилә фермалары һәм аякларында нык басып торучы һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе-25 сутыйда йөзем үстерүче Александр Зверев.

Балалар музыка мәктәпләре укучылары арасындагы иҗади конкурс бөек рус композиторының мирасын популярлаштыру һәм сәләтле балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

 Әти-әниләр дә парта артына утырды – 26 февральдә райондашларыбыз “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу көнне бездә 11 кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның 1 мартында бакчачылык җир кишәрлекләрендә төзелгән торак йортларга хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибенә багышланган «кайнар линия» үткәрелде.

Казанда гражданнарның сорауларына физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм күрсәтелгән бүлек җитәкчесе урынбасары Наталья Тимашева җавап бирде. Туры линия барышында барлыгы 30дан артык кешегә консультация бирелде. Сезнең игътибарга  иң еш кабатланган сорауларны һәм бирелгән җавапларны  тәкъдим итәбез.

Юхмачы урта мәктәбендә «Йолдыз " Яшь армиячеләр отряды «Аҗаган»хәрби-спорт уенын оештырды. Безнең мәктәптә ел саен «Аҗаган»хәрби-спорт уены уза. Бу ел да искәрмә булмады. Мавыктыргыч ярышлар 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Узган атнада Лениногорск шәһәрендә штанга күтәрүнең классик төре буенча республика ачык чемпионатында Касыйм Зыятдинов әзерләгән баһадирларыбыз берничә җиңү яулады.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Балалар иҗаты йортында сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слеты узды, анда 2018 елга йомгак ясадылар. Иң активлар Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International