2019 елның 9 февралендә Хузангай авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре “Туган як" мәгълүмати сәгате үткәрделәр. Анда балалар районыбызның табигате, танылган кешеләре турында мәгълүмат алдылар.
«Иң яхшы вожатый» конкурсының муниципаль этабында Базарлы Матак урта мәктәбенең 8Б сыйныф укучысы Шәйхетдинова Эльвира катнашты һәм ул җиңүче булды! Конкурска катнашучылар видеоролик белән чыгыш һәм мастер-класс әзерләгәннәр. Җиңүче республика турына конкурс материаллары тапшыра. Җитәкче: педагог-оештыручы Садыкова Л. М.
2019 елның 10 февралендә Кората авыл мәдәният йортында балалар Изге Валентин көненә «Бәхетнең тылсымлы дөньясы»дигән кул эшләре ясадылар.
2019 елның 9 февралендә Чуаш Кичүе авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән Түбән Әлки авылы тамашачысын сөендерделәр.
Җир кишәрлекләре белән бәйле булмаган килешүләр рәис карары буенча барлык кооператив исеменнән башкарыла ала. Мондый үзгәрешләрне тәкъдим итүче төзәтмәләр шушы көннәрдә Дәүләт Думасына кертелде. Аларны “Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында" Федераль законга кертергә тәкъдим ителә. Бу инициативаны Самара губерна Думасы депутатлары тәкъдим итте.
Түбән Әлки авылында яшәүче Насыбуллина Зәйтүнә Идиятулла кызына 2019 елның 10 февралендә 90 яшь тулды
2019 елның 11 февралендә Әлки муниципаль районы Советының Бюджет, салымнар һәм финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Гражданнарның үзара салым акчаларын җыю һәм 2018 ел өчен салым түләүләрен җыю мәсьәләсе каралды
1 февральдән сөтне сатып алу бәясе янә кимеде. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге съездында тармакның актуаль проблемаларын күтәрде.
Гыйнвар аенда район ГХАТ бүлегендә дүрт яңа туган бала теркәлде.
Былтыр район буенча 24 мең 631 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуның 1 мең 221 гектары арыш, 22 мең 809 гектары уҗым бодае, 601 гектары тритикале. Көзге культуралар чәчү катлаулы шартларда узды. Һава торышы начар булу сәбәпле чәчү вакытын 1-2 атнага озайтырга туры килде.