2019 елның 12 февралендә Төгәлбай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугышчы - интернационалистлар көненә багышланган "Безнең сакчылар"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемнәр, аппликацияләр ясадылар.
"Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» гы Федераль закон нигезендә гомуми файдаланудагы җирләр бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең барлык әгъзаларының гомуми өлешле милкенә тапшырылырга мөмкин дип каралган. Мондый җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукы аны дәүләт теркәвенә алган вакыттан бирле барлыкка килә
2019 елның 12 февраленә районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 153,2 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9,9 тоннага күбрәк. 149,3 тонна сөт сатылган.
"Аларны исемләп атыйбыз...«12 февраль көнне Чуаш Борнае урта мәктәбендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре, Россия туган якны өйрәнү берлеге әгъзасы Садриева Нинель Мәзгут кызы үткәргән чара әнә шулай атала иде. Ул безнең кем хакында яшәвебезне, үз өстебездә тыныч күк булуын, ватандашларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Чара ата-бабаларыбызның ничек һәлак булганын аңларга ярдәм итте.
Россия Хөкүмәте 2025 ел ахырына кадәр авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының гамәлдә булуын озайтты. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
2019 елның 12 февралендә Базарлы Матак авылында чаңгы базасында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре чаңгы ярышлары буенча ГТО нормативларын тапшырды.
12 февраль көнне Түбән Әлкидә яшәүче Сиразова Миңлегөлзәйнәб Нургали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. "Яшь көч» ҖЧҖ ҖҮ-11 маркалы, 1 млн. 147 мең сумлык туфрак эшкәртүнең яңа культиваторы сатып алды.
2019 елның 11 феврале. законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды.
Көн тәртибендә 2018 ел йомгаклары буенча Әлки муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында мәсьәлә каралды.
2019 елның 4 февралендә Юхмачы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Фәүзия Рәүф кызы "Иң яхшы татар теле укытучысы-2019” республика конкурсының зона этабында катнашты.