Бер атна эчендә район мәктәпләренең 5 укучысы татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Алар Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 укучысы: Галләмова Миләүшә (11 кл), Феоктистова Яна (7 кл), Байкова Ирина (11 кл), Алиева Эльвина (8 кл) һәм Юхмачы урта мәктәбе укучысы Насыйрова Рәфинә
Агымдагы елның гыйнвар аенда республикада сәнәгать секторында тере авырлыкта 7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән, бу 2018 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 6% ка артыграк.
2019 елның 10 февралендә «Рябинушка» вокаль ансамбле Татарстан Республикасының Казан шәһәренең «В. И. Ленин» мәдәният сараенда атказанган мәдәният хезмәткәре Коткова А.В. исемендәге 18 нче ачык рус хор музыкасы республика фестивалендә катнашты
2019 елның 9 февралендә Иске Камка авыл җирлеге үзешчәннәре авыл тамашачылары алдында «Театр – күңел көзгесе»район смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты белән чыгыш ясадылар.
2019 елның 10 февралендә Үргәгәр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар барлык конкурсларда да актив катнаштылар
Бүген Базарлы Матак авылында чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2019"ярышлары узды.
8 февральдә "Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе" ДАССО җирлегендә район сәламәтлек саклау бүлеге хезмәт коллективының отчет җыелышы узды.
8 февраль-Фән көне. 2019 ел - Д.И. Менделеевнең химик элементлар периодик системасы Халыкара елы. Бу уңайдан КНИТУ вәкилләре Базарлы Матак урта мәктәбенең 8,10 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати дәрес үткәрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми хисап җыелышы узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар Министрлык бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләре җитештергән продукция күргәзмәсен карадылар, биредә җтөрле ит продукциясе, казылыклар, камыр ризыклары, татлы әйберләр, сәламәтлек өчен файдалы чәй үләннәре бар иде
Базарлы Матак урта мәктәбендә Мәктәп укучыларының Терентьев А.М исемендәге XXV Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференция биш номинациядә узды, анда район мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Конференциядә "Спас заказнигы" әйләнә - тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Мурзакова Л. А. катнашты. Ул "Парклар маршы-2018" конкурсы җиңүчеләрен, лауреатларын һәм конкурсантларны әзерләгән укытучыларны бүләкләде. Илүзә Гарипованы котлыйбыз! Ул конференция призеры булды һәм республикада безнең район данын яклаячак.